16+

Үзен үлгән дип белсеннәр өчен бер кыз игезәген үтергән

Германиядә соңгы еллардагы иң гадәти булмаган җинаять эшен ачканнар. Ингольштадт шәһәрендә 24 яшьлек Шахрабан исемле кызның гәүдәсен әти-әнисенең урланган автомобиленең арткы утыргычында табып алганнар.

Кызның тәнендә илледән артык җәрәхәт булган, шул исәптән битендә дә. Әти-әнисе аны кызлары дип уйлап, күмәргә әзерләнгән арада, моргта ДНК экспертизасы үткәрелгән. Чынлыкта ул Шахрабан булып чыкмаган. Ә берничә көннән детективлар үлгән кызга охшаган икенче кызны шәһәрдән ерак түгел машина руле артында күргәннәр.

Тиздән ачыкланганча, соңгы берничә айда Шахрабан интернетта үзенә охшаган кызларны эзләгән һәм Хадиджа исемле кызны табып үтергән. Үтерүнең сәбәбе: Шахрабан сөйгәне белән өеннән качып китәргә хыялланган һәм әти-әниләре аны үлгән дип белсен өчен, кыяфәте белән үзенә охшаган Хадиджаны үтергән. Шахрабан белән аның сөяркәсе Шекирны кулга алганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading