16+

“Зенит-Казан” волейболчысы коронавирус йоктырган?

Казанда вирус йоктырган беренче кеше Эрвин Нгапет, дигән сүзләр йөри.

“Зенит-Казан” волейболчысы коронавирус йоктырган?

Казанда вирус йоктырган беренче кеше Эрвин Нгапет, дигән сүзләр йөри.

Моннан берничә көн элек Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган беренче кеше һәм аның Франция гражданины булуы хәбәр ителде. Әлеге чит ил кешесе табибларга бөтен анализларны тапшырган һәм үзен-үзе карантинга урнаштырган, диелде.

Казанда вирус йоктырган беренче кеше Эрвин Нгапет, дигән сүзләр йөри. Эрвин – Франция волейболчысы.

“Зенит-Казан” волейбол клубы директоры Олег Брызгалов мәсьәләгә ачыклык кертүне кирәк тапкан.

– Россия даими чемпионаты төгәлләнгәч, уенчыларга берничә көн ял бирелде. Эрвин аны үз илендә уздырды. Казанга төнге рейс белән кайтты. Иртән клуб табибы белән элемтәгә кереп, салкын тиеп авыруын җиткерде. Безнең табиб аңа өйдә генә торырга, башкалар белән контактта булмаска кушкан һәм Роспотребнадзорның кайнар элемтә телефонына шалтыраткан. Уенчыны йогышлы авырулар хастаханәсенә салдылар, – дип аңлаткан Брызгалов.

Хәзерге вакытта Эрвин табиблар күзәтүе астында, хәле яхшыра, үзен яхшы хис итә, диелә.

Фото: zenit-kazan.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading