16+

«Зенит» яңа сезонга әзерләнә башлады

Россия волейболчылары өчен сезонара тәнәфес бик озак түгел.

Россия волейболчылары өчен сезонара тәнәфес бик озак түгел.

Милләтләр лигасында катнашмаган спортчылар өчен дә бу җәйге яллар бик тиз узып китте, алар инде өйрәнүләрен башлап җибәрде. Казанның «Зенит» командасы да киләсе сезонга әзерләнә башлады, составта әлегә Дөнья чемпионатына әзерләнүче ­Россия җыелма командага чакырылган Михайлов, Вольвич, Бутько һәм Вербов юк. Андерсон белән Нгапет та ­Дөнья беренчелегенә әзерләнә. Команда берничә яңа уенчы белән тулыландырылган, шуларның берсе элек «Факел»да чыгыш ясаган Вадим Лихошерстов. Вадим Казан командасына эләгүне үзенең спорт тормышында икенче этап дип атый. «Һәрбер спортчы һәрчак җиңәргә һәм беренче булырга омтыла, ә Казан «Зенит»ы үзенең алдына һәрчак югары максатларны гына куя. Бу миңа таныш, гел югары нәтиҗәләргә ирешергә тырышам, шуңа күрә әлеге командага күчәргә булдым», – дигән Вадим Лихошерстов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading