16+

Үзгәрешләр бар, яки көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан данын кемнәр яклаячак?

Россия чемпионаты яз көне була дигән идек, килеп тә җиткән икән.

Үзгәрешләр бар, яки көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан данын кемнәр яклаячак?

Россия чемпионаты яз көне була дигән идек, килеп тә җиткән икән.

Бу ял көннәрендә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Яз көне әле беренче узуы аның. Шуңа да Россия чемпионатында катнашачак Татарстан җыелмасы Муса Җәлил истәлегенә үткән турнирда ачыкланды. Бүген командалар теркәлү уза. Татарстан җыелма командасының тренерлары итеп Казаннан Илһам Волков һәм Азнакайдан Айрат Миннегалиев билгеләнгән. Җыелма командада түбәндәге көрәшчеләре бар: Илфат Миннегалиев, Илназ Хәмидуллин, Ислам Фәлахов, Динар Кәримуллин, Эмиль Мавлин, Ренас Кәлимуллин, Раил Сәлахетдинов, Булат Мусин, Радик Сәлахов, Ранис Гыйләҗетдинов. Муса Җәлил турнирында җиңгән Алексей Абрамов, Илнар Закировлар исә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында катнашачаклар икән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading