16+

Жириновскийны ИВЛга тоташтырганнар

Жириновскийны үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә тоташтырдылар, дип хәбәр иттеләр массакүләм мәгълүмат чаралары.

Жириновскийны үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә тоташтырдылар, дип хәбәр иттеләр массакүләм мәгълүмат чаралары.

Ura.ru: ЛДПР лидеры Жириновскийны коронавирус диагнозы белән хастаханәгә озатканнар.

Россиянең Либераль-демократия партиясе лидеры Владимир Жириновскийны коронавирус диагнозы белән хастаханәгә озатканнар, соңрак аны ИВЛ аппаратына тоташтырганнар, дип хәбәр итте Ura.ru чыганакларга сылтама белән.

"Владимир Жириновскийны ИВЛ аппаратына тоташтырдылар", - диелә басманың телеграм-каналында ЛДПРдагы якын чыганакка сылтама белән.
Парламентарийның хәле турында башка нечкәлекләрне портал әңгәмәдәше хәбәр итмәгән.
РБК чыганагы, үз чиратында, сәясәтченең хәле начар, дип белдергән.
"Беркем дә бернинди гарантия бирми. Барысын да башка хроник авырулар катлауландыра", - дип сөйләгән басманың әңгәмәдәше.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading