16+

Жириновскийның сәламәтлеге турында яңа хәбәр барлыкка килде

COVID-19 диагнозы белән хастаханәгә салынган Жириновскийның хәле аз гына яхшырган.

COVID-19 диагнозы белән хастаханәгә салынган Жириновскийның хәле аз гына яхшырган.

Мәскәү Үзәк хастаханәсенә COVID-19 белән китерелгән ЛДПР башлыгы Владимир Жириновскийның хәле яхшырган. Бу хакта URA.ru басмасы хәбәр итә.
Сәясәтченең сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә. Шул ук вакытта ул вакыт-вакыт кислород битлеге аша сулыш ала.

Жириновскийны дәвалау белән иң яхшы белгечләр шөгыльләнә. 

12 февраль көнне шул ук хастаханәдә салкын тиюдән дәваланучы КПРФ лидеры Геннадий Зюганов Жириновскийның хәлен белер өчен аның палатасына керергә теләгән, ләкин табиблар аны кертмәгән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэн сау терелсен

    Мөһим

    loading