16+

Журналистлар өчен китапханә ачылды

Бүген Татарстан Матбугат көнендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә журналистлар өчен уникаль китапханә ачтылар.

Бүген Татарстан Матбугат көнендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә журналистлар өчен уникаль китапханә ачтылар.

Китапханә ачылышы уңаеннан, журналистлар өчен әдәби салон утырышы да узды. Анда республиканың танылган язучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре, Татарстан Журналистлар берлеге, Язучылар берлеге, КФУ Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты вәкилләре, шулай ук журналларның баш мөхәррирләре катнашты.

- Без нәкъ менә Әдәбият елында нәшрият китапханәсен эшләтеп җибәрәбез, ул бай тарихка ия, - дип билгеләп үтте "Татмедиа" АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов.

Аның сөйләвенчә, озак вакыт китапханә Бауман урамында Матбугат йортында булган, 1974 елда анда КПСС ның Татарстан өлкә комитеты эшли башлаган. Аннары китапханә "Татмедиа" бинасына күчерелде. Ул вакытта китапханә фондында 20 мең төрле китап бар иде, кызганычка каршы, күп өлеше югалган. 2011 елдан хәзерге көнгә кадәр китапханә ябык иде. Китапханәнең тагын бер үзенчеләге - анда раритет басмалар саклануда. Күп кенә нөсхәләр 19 гасыр ахырында-20 гасыр башында нәшер ителгән. Һәр нәшриятче, полиграфчы, журналист биредә билгеле тармак китапларын таба ала. Бүген китапханә фондында 5 мең төрле китап бар. 19 майдан теләүчеләр тагын китаплар һәм журналлар бүләк итә ала. Бу эштә беренче булып Татар китап нәшрияте өлешен кертте, ул китапханәгә йөздән артык китап бүләк итте. Яңа әдәбият салоны ишекләре һәркем өчен ачык, ул журналистлар профессиональ берлеге, шулай ук яшь белгечләр өчен популяр булыр, дип өметләнә оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading