16+

Журналистлар ГТО тапшырды (+фото)

Кичә «Olymp-Тандем» фитнес-клубында Татарстан журналистлары ГТО нормалары тапшырды.

Кичә «Olymp-Тандем» фитнес-клубында Татарстан журналистлары ГТО нормалары тапшырды.

Әлеге чара ГТО нормаларын тапшыру ункөнлеге кысаларында узды. «ГТО-шоу»да 40лап массакүләм мәгълүмат чарасы вәкиле катнашты. Безнең «Шәһри Казан» редакциясеннән дә ГТО тапшыручылар булды. Шәхси зачетта журналистыбыз Алисә Сабирова 2 нче урын алды. Барлык номинацияләрдә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен Гран-прины «ТНВ»да «Яшьләр тукталышы» программасын алып баручы Рүзәл Әхмәдиев яулады.

- Җиңү турында уйламадым - бары биремнәрне генә үтәдем. Иң авыры- ярышларның төшке аш вакытында булуы, ә организм кичке күнекмәләргә ияләшкән. Үземне һәрчак формада тотарга тырышам, ирекле көрәш белән шөгыльләнәм, - ди Рүзәл.

«ГТО-шоу»да катнашучыларның барысы да «Olymp-Тандем» фитнес-клубында бер көн бушлай шөгыльләнү өчен чакыру, җиңүчеләр һәм призерлар матурлык салонына һәм «Декатлон» кибетеннән спорт кирәк-яракларына сертификатлар алды. Әлегә ГТО нормаларын тапшыру буенча чараларның беренче этабына гына нәтиҗәләр чыгарылды. Гомумкоманда нәтиҗәләре июнь аенда «Свияга» стендка ату комплексында узачак «ГТО-шоу»ның 2нче этабыннан соң мәгълүм булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading