16+

Журналистлар Медиа-Питрау уздыра. Килегез!

Җыр-биюләр белән беррәттән, бәйрәмгә килгән кунаклар өчен махсус фотозона эшләячәк, Питрау сые, түгәрәк уеннар булачак.

Журналистлар Медиа-Питрау уздыра. Килегез!

Җыр-биюләр белән беррәттән, бәйрәмгә килгән кунаклар өчен махсус фотозона эшләячәк, Питрау сые, түгәрәк уеннар булачак.

11 июль көнне 12:00 сәгатьтә “ТАТМЕДИА” бинасы янындагы скверда (Декабристлар урамы, 2нче йорт) журналистлар һәм казанлылар өчен Медиа-Питрау бәйрәме уздырыла. Әлеге чара керәшеннәрнең «Туганайлар» мәдәни-агарту газетасының – 20 һәм “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең 15 еллык юбилейлары уңаеннан оештырыла. 
Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең “Тумар” вокал-инструменталь ансамбле һәм керәшеннәрнең җыелма командасында уйнаучы пародия остасы Вадим Шрыков, яшь җырчылар Римма Никитина, Илдар Насыйров чыгышлары көтелә. Бәйрәмне Дмитрий Баранов алып барачак.
Җыр-биюләр белән беррәттән, бәйрәмгә килгән кунаклар өчен махсус фотозона эшләячәк, Питрау сые, түгәрәк уеннар булачак.
Питрау – православие буенча,  апостоллар Петр һәм Павелның газапларын искә ала торган көн. Питрау, шулай ук, җәйнең кыл уртасы да. Керәшеннәрдәге бәйрәмнәр циклы бик борынгыдан ук уйланылып төзелгән. Бәйрәм-җыеннар дин белән генә түгел, мәҗүсилектән килгән ышанулар, табигать белән бик нык бәйле. Монда Табигать-Анадагы бер үзгәреш тә игътибарсыз калмый. Шулай итеп, Питрау, Торыйсын, Элҗен, Покрау көннәре җыен белән берләштереп үткәрелә башлый. 
Питрау – елның иң матур, иң яшел, чәчәккә күмелгән вакыты. Элгәре бу көнне яшьләр соңгы түгәрәк уеннарга җыелган, чөнки бәйрәмнән соң халык болынга печәнгә төшкән. Питрауда егетләр-кызлар пар сайлаганнар, ә инде Покрауда алар туй иткәннәр. Питрау көнне ызаннан кырык төрле чәчәк җыеп, аларны кырык төрле чирдән дәва итеп тоткан әбиләр. Питрауга хәтле үләннең сихәте – яфракта, Питраудан соң – тамырда. Питраудан соң күке дә кычкырмый, сандугач та сайрамый.

Җәйнең иң матур бәйрәменә рәхим итегез!

Урыны: ТАТМЕДИА бинасы янындагы сквер, Декабристлар урамы, 2 йорт
Вакыты: 11 июль, 12.00 сәгатьтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading