16+

Башкортстанда үзизоляция режимы катгыйландырылган!

Башкортстанда үзизоляция режимы май ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Башкортстанда үзизоляция режимы катгыйландырылган!

Башкортстанда үзизоляция режимы май ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Башкортстанда үзизоляция режимы май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта республика хөкүмәтенең оператив утырышында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткән.

Үз чыгышында ул җирле җитәкчеләргә апрель-май айлары дәвамында үзизоляция режимында яшәргә һәм эшләргә чакырган. Башкортстанда үзизоляция режимы 31 марттан гамәлдә. Халыкның битарафлылыгы нәтиҗәсендә республика җитәкчелеге 20 апрельдән режим үтәлешен тикшерү катгыйландырырга булган. Оешмалардан моңа кадәр бирелгән белешмә кәгазьләре бетерелә. Яңа белешмәләрдә хезмәткәрнең эштә булу вакыты һәм автомобиль номеры күрсәтелгән булырга тиеш. Моннан тыш, автомобильләрдә шәхси максатларда атнасына ике тапкыр гына йөрергә мөмкин булачак. Бу хакта "Российская газета" яза.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading