16+

Үзизоляциядә яткан ир хатынын да, оныкларын да пычак кадап үтергән

Алган яралардан хатыны да, оныклары да шунда ук һәлак була.

Үзизоляциядә яткан ир хатынын да, оныкларын да пычак кадап үтергән

Алган яралардан хатыны да, оныклары да шунда ук һәлак була.

Черкесск каласында яшәүче бер ир-атның, ай дәвамында үзизоляциядә ята-ята, башы киткән бугай. Төбәк тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, олы яшьтәге ир башта хатыны һәм ике оныгына күп тапкырлар пычак белән кадый, аннан үзенә-үзе кул салырга тели.

Алган яралардан хатыны да, оныклары да шунда ук һәлак була. Үзе дә шактый яралана. Хастаханәгә китерелгән вакытта ир-ат аңсыз була.

Краснодарда исә бер пенсионер хастаханәдә яткан чакта, палатадагы күршесен буып үтерә. Баксаң, пенсионер үзен өйдә итеп хис иткән, ә күршесен, янәсе, өенә кергән карак дип кабул иткән...

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading