16+

«Безне бергә җирләгез»: үзизоляциядәге берәү хатынын, кызын, улын үтерә...

Башта 65 яшьлек хатыны Әминәтне, аннары кызы Аниятне, аннары улы Алимне үтерә.

«Безне бергә җирләгез»: үзизоляциядәге берәү хатынын, кызын, улын үтерә...

Башта 65 яшьлек хатыны Әминәтне, аннары кызы Аниятне, аннары улы Алимне үтерә.

Бер ай үз-үзеңне изоляцияләү шартларында яшәгәннән соң, Черкесск шәһәрендә яшәүче гаиләдә фаҗига була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

64 яшьлек Казим Джашеев хатынын һәм балаларын үтерә. Сайтның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, 20 апрельдә иртәнге якта бу ир-ат кулына пычак ала. Башта 65 яшьлек хатыны Әминәтне, аннары кызы Аниятне, аннары улы Алимне үтерә.

Аннары Казим абыйсына шалтырата. «Безне бергә җирләгез», — ди ул. Трубканы куя һәм үз-үзенә кул салмакчы була. Ләкин абыйсы полициягә шалтыратып өлгерә һәм тиз арада ишекне ватып керәләр. 

Полиция һәм табиблар килгән вакытта өйдә коточкыч күренеш була. Идәндә кан күлләвеге, хатыны, кызы һәм улының мәетләре урын өстендә ята. Фатир хуҗасы ярымтере хәлдә.

«Черкесск шәһәре буенча тикшерү бүлеге „ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү“ маддәсе буенча җинаять эше ачты. Җинаятьне кылуда ир-ат шикләнелә. Ул аңсыз халәттә медицина оешмасына китерелде», — дип хәбәр иткәннәр Россия Тикшерү комитетының Карачаево-Черкесия Республикасы буенча тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Ир-аттан сорау алу әлегә мөмкин түгел. Андый шундый коточкыч эшкә ни сәбәпле барганын да белешеп булмый. Казим реанимациядә ята. Табиблар аның гомере өчен көрәшә. Экспертизалар билгеләнгән. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading