16+

Үзәк банк ставканы 17 процентка күтәрергә мөмкин

Экспертлар инфляция дә үсәчәк, дип фаразлый.

Экспертлар инфляция дә үсәчәк, дип фаразлый.

Валюта курсы үсү, фонд базарындагы тирбәлешләр һәм Көнбатыш санкцияләре нәтиҗәсендә Россиядә инфляция 20 процентка җитәргә мөмкин. Бу хакта "Известия" яза. 

Экспертлар билгеләп үткәнчә, Үзәк банкның ставкасы да 15-17 процентка җиткерелүе ихтимал. 2014 елда, Кырым Россиягә кушылганнан соң мондый хәл булган иде инде. 

Көнбатыш санкцияләре нәтиҗәсендә, илнең эчке тулаем продукты, фаразлардан 1-1,5 процентка кимрәк булуы бар.

Россия Президенты Владимир Путин 24 февраль көнне санкцияләр сәясәтенә илнең әзер булуын әйткән иде. 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading