16+

Үзәк Яңа ел чыршысы урынын алыштыра

Казанда быел үзәк Яңа ел чыршысы һәм боз шәһәрчеге Казансу елгасы ярындагы “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда корыла.

Казанда быел үзәк Яңа ел чыршысы һәм боз шәһәрчеге Казансу елгасы ярындагы “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда корыла.

Бу турыда “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Марат Закиров хәбәр итте. Башкала паркларында быелның 20 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәр 250 мәдәни-спорт программасы тәкъдим ителә.

-Яңа елны Черек күлдә яки “Казан” гаилә үзәге каршында матур итеп каршылап булачак. Черек күлдә (Черное озеро) бушлай файдалану өчен 6 мең квадрат метр зурлыкта шугалак ясала. “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда боз шәһәрчегеннән тыш, Яңа ел ярминкәләре дә эшләячәк, - диде Марат Закиров.

Горки-Әмәт урман паркында Яңа ел каникулы көннәрендә спорт ярышлары оештырыла, чаңгы трассасы сузыла һәм барлык сезонлы тау ачыла. Әлеге таудан кыш көне генә түгел, ә җәй көне дә шуып булачак икән. Нинди нәрсәдер ул, тик Марат Закиров: ”Таудан җәй көне дә шуып булачак”, - диде.
Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы Европа Яңа елы стилендә-рәвешендә бизәлә. Горький паркына кереп чыгасың да, Берлинда яки Парижда Яңа ел каршыладым, дип, рәхәтләндереп мактанып йөрисең.

Бауман урамы, “Калейдоскоп”, “Континент”, “Крылья Советов”, “Сосновая роща” парклары, Урицкий исемендәге парк, Лядов бакчасы бизәлә.

Казансу буйлары гына түгел, Түбән Кабан күленең төзекләндерелгән ярлары да Яңа ел бәйрәме урынына әверелә. Биредә дә төрле тематикага мәдәни-спорт чаралары үткәрелә, ярминкә эшли.
“Зима в парках” программасы белән декабрь башларында Парклар дирекциясе сайтыннан һәм park.tatar сайтыннан танышып булачак.


 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading