16+

Зәки Зәйнуллин вафат

Язучыга 87 яшь иде.

Язучыга 87 яшь иде.

Татар язучысы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1994 елдан), Һади Атласи исемендәге бүләк лауреаты (2001). Милли дәүләтчелек, мөстәкыйльлек, республика суверенитеты өчен җәелгән иҗтимагый-сәяси көрәш барышында иң радикаль карашлы милли хәрәкәт лидерларының берсе булып танылган Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин вафат булган. Язучыга 87 яшь иде.

Әлеге хәбәрне социаль челтәрендәге аккаунтына язучының якташы, журналист Римма Бикмөхәммәтова язган.

Зәки Зәйнуллин туган ягында — Башкортстанның Стәрлебаш районында яши иде. 
https://tatar-inform.tatar/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading