Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды һәр атнаның җомга көнендә үз бинасында мохтаҗлар өчен бушка төшке аш әзерли башлаячак. Төшке аш үз эченә салат, аш, икенче аш, икмәк, чәйне ала. Беренче төшке аш узган атнада оештырылды. Казан рестораннары әзерләгән ризыктан илле кеше авыз итте. Тагын егерме кешегә ланчбокслар таратылды....
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды һәр атнаның җомга көнендә үз бинасында мохтаҗлар өчен бушка төшке аш әзерли башлаячак. Төшке аш үз эченә салат, аш, икенче аш, икмәк, чәйне ала. Беренче төшке аш узган атнада оештырылды. Казан рестораннары әзерләгән ризыктан илле кеше авыз итте. Тагын егерме кешегә ланчбокслар таратылды. Казанда яшәүче күп балалы Осининнар гаиләсенә исә төшке ашны өйләренә үк китереп бирделәр. "Зәкят" хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин сүзләренчә, җомга хәйрия төшке ашларында катнашучылар санын 100 кешегә кадәр арттыру ниятләнелә.
Фото: dumrt.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар