16+

“Зәкят” хәйрия фонды “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясен башлап җибәрде

Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” ("Помоги собраться в школу") акциясен башлап җибәрде.

Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” ("Помоги собраться в школу") акциясен башлап җибәрде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясе башлануы хакында игълан итә.

Акция кысаларында Татарстанның күп балалы, аз керемле һәм инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыелачак. Мәктәп портфеле комплекты үзгәрешсез булып кала бирә: болар – канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар.

Әгәр сезнең бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, әлеге сылтама аша кереп акча җибәрә аласыз.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading