16+

«Зөләйха күзләрен ача» спектакленә «Алтын битлек» бирделәр

16 апрель көнне Мәскәүнең Зур театр залында «Алтын битлек» милли театр премиясен бирү тантанасы булды. Казаннан Камал театры һәм Уфадан Гафури театры алтышар номинациядә «Алтын битлек» милли театр премиясенә дәгъва кылган иде.

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт театры «Зөләйха күзләрен ача» спектакле өчен жюриның махсус премиясенә ия булды. Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин дәгъва иткән «Драма театрында иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Алтын битлек» милли театр премиясенә Воронеж камера театрының татар чыгышлы актеры Камил Тукаев лаек булды. Ә татар режиссеры Айдар Җаббаров белән башкорт режиссеры Айрат Абушахманов дәгъва иткән «Драмада иң яхшы режиссер» номинациясендә «Алтын битлек» милли театр премиясенә Кирилл Серебренников ия булды.

Бу Россиянең иң дәрәҗәле театр премиясенең 25нче тапкыр бирелүе иде, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

16+

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading