16+

Үзмәшгульләр өчен булган салым режимы үзен аклыймы?

Узган ялларда Горки-Әмәт паркы үз эшен башлаган 100дән артык кешене берләштерде.

Узган ялларда Горки-Әмәт паркы үз эшен башлаган 100дән артык кешене берләштерде.

10-11 августта паркта үзмәшгульләр өчен фестиваль узды.
Фестивальдә барысын да табарга мөмкин иде: үзмәшгульләр җитештергән товарлардан тыш, психологик ярдәм, төрле темаларга консультацияләр, башка төр хезмәтләр дә күрсәтелде. Йога белән шөгыльләнергә, биергә өйрәтүче тренерларны да күрер­гә була иде.

Паркта биш махсус зона оештырылган: анда фудкорт, эко-базар, маркет, хезмәт күрсәтү зонасы һәм фитнес буенча товарлар тәкъдим ителгән. Моннан тыш, чара барышында үзмәшгульләр өчен консультацияләр дә үткәрелде.
 
Фестивальдә балалар өчен аерым зона каралган. Анда балаларны немец теленә өйрәтергә, тхэквондо серләренә төшендерергә тырыштылар. Әти-әниләргә балаларны тәрбияләү, дөрес туклан­дыру турында да киңәшләр бирелде.

Үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү фонды хезмәткәрләре «Минем салым» кушымтасы аша үз эшен башлаган кешеләрне теркәргә ярдәм итте. Исегезгә төшерәбез, үзмәшгульләр өчен салым 2019 елда тест режимында Россиянең дүрт төбәгендә: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе һәм Татарстанда кертелде. Ул физик затлар өчен түләүле хезмәт күрсәтүче халыкның кеременнән – 4, ә компанияләр белән эшләүчеләрдән 6 процент салым түләтүне күздә тота.

Әлеге система эшли башлаганнан бирле безнең республикада 22 меңнән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлергә өлгергән инде. Үзмәшгульләр өчен булган салым режимы үз-үзен аклаган. Эшен башлаган кеше өчен моның уңай яклары җитәрлек. Алар ­шәхси эшмәкәр кебек үз эшен җәелдерер өчен, банктан кредит алырга, дәүләт ярдәменә өмет итә ала.

«Зенит» аудитор компаниясе күзәтүләренчә, үзмәшгульләр арасында иң киң таралган хезмәт төрләре – пассажирларны йөртү, арендага торак бирү, консультацияләр, репетиторлык, маркетинг һәм ­реклама.

Татарстанда 22 меңнән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading