16+

Үзмәшгульләргә игътибар арта?

Республикада 18 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән. Бигрәк тә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләр активрак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, бигрәк тә төзелеш өлкәсе күпләрне иң кызыксындырган тармак булып чыккан. Бу хакта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин хәбәр итә.

Үзмәшгульләргә игътибар арта?

Республикада 18 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән. Бигрәк тә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләр активрак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, бигрәк тә төзелеш өлкәсе күпләрне иң кызыксындырган тармак булып чыккан. Бу хакта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин хәбәр итә.

Татарстан Икътисад министрлыгы үзмәшгуль гражданнарның күбесенчә кайсы шәһәрләр һәм тармакларда теркәлүен ачыклау максатыннан мониторинг үткәргән. Әлеге мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, үзмәшгульләр, нигездә, торак төзү һәм төзекләндерү, пассажирлар һәм йөк ташу, автотранспорт чараларын ремонтлау, интернет тармакларында, шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшли. Үзмәшгульләрнең күбесе республиканың эре шәһәрләрендә теркәлүе гаҗәп хәл түгел. Эшне башлагач, клиентларны табу да төп мәсьәләгә әйләнә, аларны Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрдә табуы җиңелрәк. 8 июль мәгълүматларыннан күренгәнчә, Казанда – 5,9 мең, Чаллыда 1,8 мең үзмәшгуль граждан исәпләнә. Өченче урында – Түбән Кама. Анда исәптә булган 736 үзмәшгуль кеше бар.

Сентябрь аенда Татарстанда кече һәм урта бизнес субъектлары, шулай ук үзмәшгульләр өчен белем бирү форумы үткәрү күздә тотыла. Керемгә яңа салым 2019 елның 1 гыйнварында Россиянең дүрт төбәгендә (Татарстан Республикасы, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре) үз көченә кергән иде.

Яңа салым режимына күчкән физик затлар һәм шәхси эшкуарлар физик һәм юридик затларга хезмәт күрсәткәндә ташламалы ставка буенча 4 яки 6 процент күләмендә салым түли. Яңа салым режимыннан керемнәре ел дәвамында 2,4 миллион сумнан артмаган физик затлар һәм шәхси эшкуарлар файдалана ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading