16+

Үзмәшгульләрнең пенсияләре артачак

Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче кеше булачак пенсиясен формалаштыра ала. Татарстанның пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, үзмәшгульле кешеләрнең пенсиягә хокуклары, әйтик, стаж, пенсия баллары бары тик мәҗбүри пенсия иминиятенә кертемнәр күчереп барган очракта гына формалаша.

Бүген республикада 3,5 меңгә якын кеше үзмәшгуль граждан сыйфатында теркәлгән. Пенсия өлкәсенә кертемнәр күчерергәме-юкмы икәнен алар үзләре хәл итә. Әгәр булачак пенсиясен кайгырта икән, үзмәшгульле кеше теркәлү урыны буенча Пенсия фондына барып гариза һәм тиешле документларны тапшырырга тиеш. Пенсия бүлегенә теләсә нинди суммада да иминият кертеме түләргә була, ләкин ул елына 238233,60 сумнан артмаска тиеш.

Казанда үзмәшгульләр белән очрашу вакытында үзмәшгуль пенсионерларның пенсияләре индексацияләнәчәк, дип тә хәбәр иттеләр.

– Эшли торган пенсионер үзмәшгуль пенсионердан аерыла. Үзмәшгуль пенсионерның даими кереме юк, ул хезмәте өчен ярты еллап акча алмаска мөмкин. Үзмәшгуль пенсионерны эшли торган пенсионерга тиңләүче булмаячак, – дип аңлатты Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading