16+

Зәй игенчеләре урып-җыю эшләрен тәмамлаган

Зәй районы игенчеләре республикада беренчеләрдән булып урып-җыю эшен тулысынча тәмамлады, дип яза «Зәй офыклары». Барлыгы 35200 гектар мәйданнан бөртекле культуралар җыеп алынган. Уңыш бер гектардан уртача 37 центнер тәшкил иткән.

– Бер комбайнга 800 гектардан артык җир туры килде. Үзебезнең 50гә якын комбайныбыз бар иде, ярдәмгә «Агрокөч» холдингыннан комбайннар килеп торды. Басуларда көн саен 60-70 комбайн иген суктырды. Комбайнчыларыбыз үзләренә җиткерелгән нормаларны үтәп бардылар. Берничә комбайнчыбыз суктырылган уңыш буенча республикада беренче унлыкка керделәр. Яңгырлар аз булу уңышка тискәре йогынты ясады, билгеле. Шуңа карамастан, без уракны гектарыннан уртача 37 центнер уңыш белән тәмамладык, – дип сөйләгән район башлыгы Разиф Кәримов.

Узган атнада районда шикәр чөгендере ала башлаганнар. Басуларда 12 чөгендер алу комбайны эшли. Шикәр чөгендере алу график нигезендә барачак. Әйтик, иң зур мәйдандагы чөгендер басулары булган «Восток» агрофирмасында көнгә – 1100, «Зәй»гә – 600, «Зәй шикәре» агрофирмасында 700 тонна татлы тамыр алу каралган. 10 сентябрьгә кадәр шушы режимда эшләячәкбез, аннан соң эш тәүлек буе оештырылачак. План нигезендә без шикәр чөгендере алуны 17 октябрьгә тәмамларга тиеш, – дигән район башлыгы.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading