Башлангыч фаразлар буенча, Зәй янында үлем фаҗигасенә китергән автобус фирмасының балалар йөртүгә лицензиясе булмаганлыгын "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткерде.
Автобус йөртүчеләре руль артында бер-берсен һәр 4 сәгать саен алыштырып барырга тиешләр. Әмма тикшерү бу алай эшләнмәгән дип фаразлый. Тикшерү әлеге автобусның...
Башлангыч фаразлар буенча, Зәй янында үлем фаҗигасенә китергән автобус фирмасының балалар йөртүгә лицензиясе булмаганлыгын "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткерде.
Автобус йөртүчеләре руль артында бер-берсен һәр 4 сәгать саен алыштырып барырга тиешләр. Әмма тикшерү бу алай эшләнмәгән дип фаразлый. Тикшерү әлеге автобусның шәһәрара кеше ташуга хокукы барлыгы-юклыгын ачыклый.
Тикшерү органнары "Евразия автовокзаллар корпорациясе" компаниясе генераль директорын сак астына алуга карата судка мөрәҗәгать итә. Иртәгә Зәй шәһәр суды тикшерү мөрәҗәгатен караячак.
«Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар