16+

Зөядә снегоход белән кыз баланы бәрдергән һәм авария урыныннан качкан ирне тапканнар (+видео)

Килеп чыккан каза буенча "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Килеп чыккан каза буенча "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 ТР Эчке эшләр министрлыгы Зөя утрау-шәһәрчегендә 14 март көнне Май чабу чарасы вакытында кыз баланы бәрдереп киткән  кар мотоциклы (снегоход) йөртүчесеннән сорау алу видеосын бастырды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Язмада күрсәтелгәнчә, ир-ат снегоходны хуҗасыннан рөхсәт сорамыйча алуын һәм Зөягә мунчага баруы турында сөйли. Дусты аңа кибеткә керергә кушкан. Кибет янәшәсендә кар мотоциклы йөртүчесе янына бер кыз белән бер егет килеп, тиешле урынга алып баруын сорыйлар. Ул риза булган.
Ирнең әйтүенә караганда, юлында кыз баланың булуын күрмәгән, снегоходны туктатырга тырышкан, тик өлгерә алмаган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләгәнчә, кызны бәрдерү фактына нигезләнеп "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

фото видеодан скриншот

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading