16+

Зәйдә, автобус янып, 14 кешенең гомерен өзгән һәлакәт буенча суд кичектерелгән

Зәй шәһәре суды юл-транспорт һәлакәтендә автобус янып, 14 кеше гомерен алып киткән җинаять эшен карауга кереште. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә - һәлакәт вакытында руль артында булган автобус йөртүчесе Александр Ижмуков.

Искәртеп үтик: 2 июль төнендә Чаллы - Әлмәт юлының Зәй районындагы 52нче чакрымында 28 пассажиры булган автобусның һәлакәткә юлыккан иде.

Тикшерү күрсәткәнчә, автобус йөртүчесе юл һәм һава торышы шартларын исәпкә алмый, дистанцияне сакламыйча, тизлекне арттырып, шул ук юнәлештә баручы "МАН" йөк машинасы белән бәрелешкән.

Бәрелешүдән автобуска ут капкан, ул бүленеш полосасына чыккан һәм ауган.

Һәлакәт аркасында 14 кешенең гомере өзелгән, калганнары төрле җәрәхәтләр алган. Автобус һәм йөк машинасы тулысынча янган.

Полиция хезмәткәрләре билгеләп үтүенчә, тикшерү органнары күп санда суд экспертизалары, шул исәптән генотипоскопик, комиссион автотехник һәм компьютерлы, суд-медицина экспертизалары үткәргән, сораулар алынган һәм төрле төбәкләрдә башка тикшерү эшләре башкарылган.

Әлеге эш буенча гаепләү нәтиҗәсен Россия генераль прокуроры урынбасары раслаган.

Суд процессы 30 октябрьгә кадәр кичектерелгән, дип яза Татар-информ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading