16+

Зәйдә азат итүче-сугышчы хөрмәтенә куелган һәйкәл янган (-дырганнар?)

Ул узган елның маенда куелган гына булган. 

Зәйдә азат итүче-сугышчы хөрмәтенә куелган һәйкәл янган (-дырганнар?)

Ул узган елның маенда куелган гына булган. 

Бүген кич Зәй шәһәренең Җиңү бульварындагы азат итүче-сугышчы һәйкәле янган. Янгын сүндерүчеләр алты метр биеклектәге композит материалдан эшләнгән монументны коткарып кала алмаган. Ул тулысынча янып беткән. Нибары каркасы гына калган. Янгын сәбәпләре тикшерелә. Һәйкәлне яндырганнар дигән версия дә юк түгел. Янгын чыгар алдыннан монумент тирәсендә өч яшь кешене күргәннәр. Аннары алар билгесез юнәлештә китеп барган. Янгын урынына прокуратура хезмәткәрләре дә килгән. Бу факт буенча алар үз тикшерүен алып бара. Аерым алганда, һәйкәлне ясау технологиясен. үтәлүне тикшерәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading