16+

Зәйнәб Фәрхетдинова: "Үбешә белми идем, шуңа качтым!"

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова яшь чагында булган кызыклы вакыйга белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлешкән.

Зәйнәб Фәрхетдинова: "Үбешә белми идем, шуңа качтым!"

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова яшь чагында булган кызыклы вакыйга белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлешкән.

“Матур күлмәк турында бер кыйсса. 16 яшь чагымда курше Ютазы районының, Олыяз дигән авылына кунакка барырга туры килде. Кунакка иң матур туфлине, өр-яңа күлмәгемне киеп бардым.Туфлине бик яратып алдык,алганда әни 22 сум акчасын җәләмәде, тик "кая гына киярсең инде" генә, диде. 
Ап-ак, биек үкчәле платформадагы туфлиемне кулымда “алтын кош” тоткандай кутәреп кайттым.Әй матур, биек үкчәле туфли, кыйсы кызның киясе килмәсен?! Билгеле, районга,шәһәргә барганда киеп була инде,авыл урамыннан йөри торган тугел андый матурлык белән. 
Киттем кунакка! Чыктык клубка! Бер егет озата килде. Капка төбенә кадәр сөйләшеп кайттым. Кайтып җиткәнче теге егет, ошамый башлады. Нигәдер ошамады инде, белмим! Башыма “ничек кереп качарга”, дигән корт керде.

Күп уйлап тормадым,тәти күлмәгем, биек үкчәм белән эскәмиягә менеп бастым да, койма аркылы бакчага сикереп төштем дә ... Егылдым! Егылып кына калмадым,күлмәк итәгемне кире кимәслек итеп ерттым,туфлинең эләктергечен өздем. Утырып елардай хәлдә калдым! Качтым имеш! Итәкле кумәк белән кем койма аша сикерә инде?!

Соңыннан,вакыт узгач,үземә бу кыю эшем бер дә ошамады. Ә ул вакытта,капка төбендә,шул егет белән үбешеп, әкерен генә кереп китсәм,ни була иде инде!? Юк шул,мин бит тыйнак кунак кызы! Ярамый, “лучше” качырга кирәк!
P.S. Үбешә белми идем,шуңа качтым! Миннән кызларга лайфхак”, - дип язган Зәйнәб ханым.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

?Матур кулмәк турында бер кыйсса. 16 яшь чагымда курше Ютазы районының, Олыяз дигән авылына кунакка барырга туры килде.Кунакка иң матур туфлине,өр-яңа кулмәгемне киеп бардым.Туфлине бик яратып алдык,алганда әни 22 ке сум акчасын җәләмәде, тик "кая гына киярсең инде" генә,диде? Ап-ак, биек укчәле платформадагы туфлиемне кулымда «алтын кош» тоткандай кутәреп кайттым.Әй матур ,биек укчәле туфли,кыйсы кызның киясе килмәсен?! Билгеле районга,шәхәргә барганда киеп була инде,авыл урамыннан йөри торган тугел андый матурлык белән? Киттем кунакка! Чыктык клубка! Бер егет озата килде.Капка төбенә кадәр сөйләшеп кайттым.Кайтып җиткәнче теге егет,уже ошамый башлады(( Нигәдер ошамады инде,белмим!?Башыма «ничек кереп качарга», дигән корт керде?‍♀️Куп уйлап тормадым,тәти кулмәгем ,биек укчәм белән скамейкага менеп бастым да,койма аркылы бакчага сикереп төштем дә ... Егылдым?Егылып кына калмадым,кулмәк итәгемне кире кимәслек итеп ерттым,туфлинең эләктергечен өздем(( Утырып елардай хәлдә калдым! Качтым имеш!(Итәкле кумәк белән кем койма аша сикерә инде) Соңыннан,вакыт узгач,уземә бу кыю эшем бер дә ошамады (( Ә ул вакытта,капка төбендә,шул егет белән убешеп, әкерен генә кереп китсәм ,ни була иде инде! Юк шул,мин бит тыйнак кунак кызы!Ярамый,лучше качырга кирәк! P.S. Убешә белми идем,шуңа качтым! Миннән кызларга лайфхак #егетләрдәнкачасыңкилсәчалбарки ?

Публикация от ЗАЙНАБ ФАРХЕТДИНОВА (@zaynabfarhetdinova)

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading