Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлап җибәргән «Безнең геройларыбызга» акциясе масштаблы проектка әйләнде.
Бер меңнән артык яңа өйләнешкән пар, бергә тормыш итүләренең матур датасын билгеләп узучы юбилярлар, Россия Федерациясе паспортын алган яшь егет-кызлар, «Гаилә мәктәбе» дәресләрендә катнашкан мәктәп укучылары бик теләп һәм ихлас йөрәктән әлеге акциягә кушылды. Алар Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучы, бүгенге көндә алгы сызыкта булган хәрбиләребезгә хат-открыткалар язып, тугъры һәм кыю булулары өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. «Бүген безнең әтиләр, абый-энеләр, уллар тынычлык һәм киләчәк өчен яу кырында көрәшә», — дип белдергән иде ТР Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова әлеге акцияне башлап җибәргәндә.
Акция Ватанны, гаиләләрен, якыннарын һәм туганнарын саклап ил сагында торган хәрбиләребезгә олы рәхмәт хисләрен җиткерү чарасы да ул. Аның максаты — махсус хәрби операциядәге егетләргә рухи яктан теләктәшлек белдерү. Оештыручылар хәбәр итүенчә, акция республика кешеләренең йөрәкләрендә яңгыраш табып, игелекле проектка да әйләнде. Катнашучылар хат-открытка язу белән беррәттән хәрбиләребез өчен гуманитар ярдәм дә алып килә башлады. ЗАГС та узган тантаналы чарадан соң яшь парлар туй күлмәкләреннән гуманитар ярдәм җыю үзәкләренә барып, волонтерлар һәм ялга кайткан хәрбиләребез белән күреште. Әле дә бу эш тукталмыйча дәвам итә. Шулай ук өйләнешкән көндә мәңгелек ут һәм яу кырында һәлак булган батыр егетләребез һәйкәлләренә чәчәкләр салу гадәтенә дә тугъры кала яшьләр. Әлеге чаралар халыкның бердәмлеген, игелеккә, җиңүгә ышаныч күрсәтә.


Айсылу Имамиева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар