16+

БДИ якынлаша. Быел күпме укучы сынау тотачак?

26 февраля 2025, 10:31
963
0
0
Уку өчен 2 минут

2025 елда Россиядә 716 меңнән артык укучы Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга планлаштыра, дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анзор Музаев.

2025 елда Россиядә 716 меңнән артык укучы Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга планлаштыра, дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анзор Музаев.

-    Бердәм дәүләт имтиханына 716 меңнән артык катнашучы теркәлгән, шуларның 641 меңе – агымдагы ел чыгарылыш сыйныф укучылары, - ди ведомство җитәкчесе.
Имтиханнар Россиянең барлык 89 төбәгендә һәм 54 чит илдә узачак, аларны үткәрү өчен 6 меңгә якын пункт оештырылачак. 
Рособрнадзор һәм РФ Мәгариф министрлыгы боерыгы белән 2025 елга бердәм дәүләт имтиханы расписаниесе инде расладанды. Сынауларның төп чоры 23 майда башланачак, имтихпанны яңадан тапшыру мөмкинлеге 3 һәм 4 июльдә биреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading