16+

Чүп үткәргечтә табылган баланың әти-әнисе кем булуы ачыкланган

07 марта 2025, 11:24
1059
0
0
Уку өчен 2 минут

Мәскәү янында чүп үткәргечтә табылган сабый баланың әти-әнисе кем булуы ачыкланган.

Мәскәү янында чүп үткәргечтә табылган сабый баланың әти-әнисе кем булуы ачыкланган.

Алар икесе дә 15 яшьлек яшүсмерләр. Лена (исеме үзгәртелгән) йөкле булуы турында белгән, әмма беркемгә дә сөйләмәгән. Бары тик баланың әтисе Саша (исеме үзгәртелгән) гына белгән, дип сөйләгәннәр KP.RU ның хокук саклау органнарындагы чыганаклары. Кызның әнисе үлгән, ул әтисе, әбисе һәм бабасы белән яшәгән. Баланы кыз өендә тудырган һәм аны чүп пакетына салып, егеткә аны чүп үткәргечкә ташларга куша.

Шул вакытта фатирга Ленаның әтисе килеп керә. “Мин бик нык курыктым. Баланың ванна бүлмәсендә идәндә ятуын һәм исән булуын белдем. Ләкин Ленаның әтисен очраткач, тагын да ныграк курыктым. Минем башка килгән бердәнбер уй – пакетны ыргыту иде, дигән соңрак Саша.

Сабыйны 9 каттан аска очып төшкәннән соң берничә минут узгач табалар. Ул могҗиза белән исән калган, алай гына да түгел, хәтта бер җире дә сынмаган. Баланы чүп үткәргеченә Саша ташлаганга, аны кулга алганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading