16+

Дәүләт Думасында 1 сентябрьне ял көне итәргә тәкъдим итәләр

Депутат Гусев 1 сентябрьне ял көне итәргә тәкъдим иткән.

Депутат Гусев 1 сентябрьне ял көне итәргә тәкъдим иткән.

Дәүләт Думасында "Гадел Россия - дөреслек өчен" фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев РИА Новости белән әңгәмәдә беренче сентябрьне әти-әниләр өчен түләүле ял көне итәргә тәкъдим иткән.

"Әйдәгез, 1 сентябрьне укучыларның әти-әниләре өчен чын бәйрәм итик - аларга түләүле ял бирик", - дигән ул.
Гусев хәбәр иткәнчә, бу темага закон проекты кертүгә әзерләнә. "Барлык фракцияләрдәге коллегаларны инициативаны хупларга чакырам. Гаиләләр Белем көне шатлыгын балалар белән уртаклаша алсын өчен кирәк бу", - дип өстәгән сәясәтче.

Аның сүзләренә караганда, күп кенә әти-әниләр өчен, бигрәк тә балалары беренче тапкыр мәктәпкә баручылар өчен, 1 сентябрь-дулкынлану катыш горурлык көне, әмма барлык җитәкчеләр дә моны аңлап бетерми.

"Кемдер үз хисабына ял алырга мәҗбүр итә, кемдер бу көнне отпусктан бер көнне алырга мәҗбүр итә. Без түләүле ял көненә хокукны беркетергә тәкъдим итәбез", - дип нәтиҗә ясаган Гусев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading