16+

Кариев театрында махсус хәрби операциягә багышланган спектакль күрсәтәчәкләр

20 мая 2025, 16:29
703
0
0
Уку өчен 2 минут

Кариев театрында махсус хәрби операция темасына багышлап язылган «Позывной «Татарин» дип аталган спектаклен күрсәтәчәкләр.

Кариев театрында махсус хәрби операция темасына багышлап язылган «Позывной «Татарин» дип аталган спектаклен күрсәтәчәкләр.

Спектакльнең драматургы - «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев.
– Бу минем дебют эшем. Мин, автор буларак, үземә артык игътибар бирергә теләмәс идем. Чөнки спектакль, беренче чиратта, - ул режиссер эше, ул режиссерның карашы һәм аның сүзләре», – дип сөйләде ул матбугат конференциясендә.
Җәмил Сәлимгәрәев үзе үк махсус хәрби операциядә катнашкан. "Батырлык" медаленә ия. 

– Бу тема миңа таныш. Сюжет та башымда йөри иде. Режиссер Ренат Әюпов белән озак әңгәмәләрдән соң пьеса күп тапкырлар яңадан язылды, һәм беренчел варианты сизелерлек үзгәрешләр кичерде. Драматургия-минем өчен кызыклы жанр, ләкин анда эшләү өчен әле бик күп теорияләрне өйрәнергә кирәк, - диде Җәмил.
«Позывной Татарин» спектакле реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Бер татар гаиләсе һәм өч төрле буын моделе үрнәгендә патриотизм, Ватан алдындагы бурычыңа тугрылык темасы ачыла.
Ирен махсус хәрби операция зонасына озаткан хатын-кыз үзенә тынычлык таба алмый, ә аларның уллары әтиләре артыннан яу кырына барырга хыяллана. Соңрак инде югалган әтиләрен эзләп, өлкән уллары үзе теләп контракт төзи һәм яу кырына юнәлә. Ә кечесе өйдә абыйсына ярдәм итү мөмкинлеген эзли…
Әти белән улы тоташ яуган ут астында очраша алырмы? Бу сорауга җавапны спектакль карап белә алачакбыз. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading