16+

Казанда Киров һәм Мәскәү районнарының элеккеге башлыгы эше буенча суд башланды

12 марта 2025, 11:10
627
0
0
Уку өчен 2 минут

Бүген Казанның Совет судында Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының элеккеге башлыгы Сергей Миронов өстеннән суд башланды.

Бүген Казанның Совет судында Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының элеккеге башлыгы Сергей Миронов өстеннән суд башланды.

Аңа вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда һәм аннан явызларча куллануда гаепләү белдерелгән.

Тикшерү версиясе буенча, Миронов үзенең машина йөртүчесенең өч туганын «ДРЭУ» унитар предприятиесенә эшкә урнаштыруга ярдәм иткән. Чынлыкта, алар анда килеп тә карамаган. Тикшерүчеләр фикеренчә, шул рәвешле Киров һәм Мәскәү районнарының элеккеге башлыгы өстәмә эш өчен түләүләр алган.

Алынган "артык эш" түләүләрнең гомуми суммасы 2 млн сум тәшкил иткән. Моннан тыш, Киров һәм Мәскәү районнарының элеккеге башлыгы арткы числосы белән үз әнисенең фатирын яңадан планлаштыруны (перепланировка) килештерә алган, шуннан соң торак мәйданын эре азык-төлек кибетләре челтәрен арендага бирә башлаганнар.

Сергей Мироновка 10 елга кадәр төрмә срогы яный.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading