16+

Казанның Архангел зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар

Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны бәйрәм белән котлады.

Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны бәйрәм белән котлады.

9 Майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы көнендә, Казанның Архангел зиратында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре «Сугышчы» монументына, шулай ук сугыш вакытында Казан госпитальләрендә вафат булган сугышчыларга истәлек билгесенә чәчәкләр һәм веноклар салдылар.

Веноклар куяр алдыннан мылтыктан залп ясалды. Тантана вакытында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. 

Республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә биргән интервьюсында Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны бәйрәм белән котлады һәм Җиңү көненең совет халкы георизмы турындагы хәтерне саклау өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. «Бүген бөтен илебез, республика бөек бәйрәмне билгеләп үтә, - диде ул. - Гадәттәгечә бу көнне без Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар белән бергә һәлак булган якташларыбыз һәйкәленә чәчәкләр салдык. Сугышта күп милләтле халкыбызның ныклыгы, бердәмлеге нәтиҗәсендә Советлар Союзы җиңүгә иреште. Бу көн җиңү шатлыгы гына түгел, сугышта һәлак булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алу көне дә. Һәм без бу хакта гомер буе истә тотарга, киләчәк буыннарга ядкарь итеп тапшырырга тиеш». 

Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Хафиз Миргалимов сүзләренчә, Россиянең фашизмны җиңгән күпмилләтле халкы Бөек Җиңү бәйрәме белән хаклы рәвештә горурлана. "Еллар уза, чорлар үзгәрә, әмма әтиләребез, бабаларыбыз саклап калган Ватаныбыз мәңгелек булып кала, - диде парламентарий. - Сугыш турындагы хәтер 9 Майда гына түгел, ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә саклана, буыннар алмашынуын тәэмин итә. Ярый әле «патриотлык», «гаделлек», «хакыйкать», «Җиңү» сүзләре кайтты һәм бөтен җирдә горур яңгырый. Димәк, халык хәтере исән, без СССРның бөеклеген, Кызыл армиянең батырлыгын хәтерлибез, дигән сүз.

Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап, Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева тыныч күк йөзен саклап калган ветераннарга рәхмәт белдерде. «Җиңү көне - Бөек бәйрәм, илебез өчен төп бәйрәм, - дип билгеләп үтте ул. - Көрәш өчен медаль, хезмәт өчен медаль бер металдан коела. Мин Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең барысына да баш иям. Татарстанда сугыш хәрәкәтләре булмаса да, биредә хезмәт фронты һәм тыл батырлары бар. Бүген ил яңа сынаулар кичерә. Безнең махсус хәрби операциядә катнашучылар якташларыбыз Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген яклыйлар. Бөек Ватан сугышындагы кебек үк, безнең предприятиеләр, оешмалар җиңү өчен барысын да эшлиләр, ә җиңү безнеке булачак».

Хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә уздырырга кушкан иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading