Хәзер пенсионерларның өстәмә түләүләр алу өчен яңа мөмкинлекләре барлыкка килде.
Пенсияне ничек арттырырга мөмкин һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?
2025 елның 1 гыйнварыннан бер пенсия коэффициентының бәясе 145 сум 69 тиенгә тигез, ә картлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү күләме 8907 сум 70 тиен тәшкил итә. Бу хакта «Лайф» басмасы яза.
1 гыйнвардан пенсияләр 7,3 процентка индексацияләнгән. Пенсия индексациясе инфляция дәрәҗәсенә карап башкарылырга тиеш. Пенсияләрне индексацияләгәннән соң, Дәүләт статистикасының Федераль хезмәте 2024 елда инфляциянең факттагы дәрәҗәсе турында актуаль мәгълүматлар тәкъдим иткән. Һәм аның күләме 7,3% урынына 9,5% булган. Шуңа бәйле рәвештә Президент кушуы буенча хөкүмәт тарафыннан пенсияләрне өстәмә индексацияләү турында Карар кабул ителгән. Индексациянең гомуми күләме 9,5% тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта пенсияләр 2025 елның 1 гыйнварыннан артачак һәм февральдә алынмаган пенсия түләнәчәк.
- Индексация иминият, социаль пенсияләр алучыларга кагыла. Арту шулай ук хәрби пенсионерларга дә тиячәк. Быелдан башлап пенсияләр иминият пенсиясен алучыларның барысына да, шул исәптән эшләүчеләргә дә индексацияләнә. Әмма эшләүче гражданнар өчен 2025 елның 1 гыйнварына кадәр кулланыла торган индексация коэффициентлары кулланылмаячак. Өстәмә рәвештә эшләүче гражданнарның пенсияләре 2024 ел өчен эш бирүче түләгән иминият кертемнәре хисабына 1 августтан артачак. Пенсияне арттыруның максималь күләме 1 августтан өч индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) тәшкил итәчәк. ИПКның бәясе 145,69 сум булганда максималь арттыру күләме 437,07 сум булачак, - дигән «Европа юридик хезмәте»нең юристы Екатерина Ноженко.
Ул шулай ук ел башыннан тупланма пенсия түләүнең көтелгән вакыты 270 айга кадәр арттырылуын билгеләп үткән. Россия буенча пенсионер өчен яшәү минимумы күләме дә арттырылган, ул 15 250 сум тәшкил иткән. Бу параметрларның артуы белән бергә тупланма пенсияне бер мәртәбә түләү рәвешендә алырга мөмкин булган кешеләр саны арткан.
— 60 яшькә җиткән иминиятләштерелгән ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар тупланма пенсиягә хокуклы. Дөрес, билгеле бер шартларны үтәгәндә. Әгәр ул билгеләнгән көнгә исәпләнгән тупланма пенсия күләме, тулаем ил буенча пенсионерның яшәү минимумының ун процентыннан кимрәк булса, бер тапкыр бирелә торган түләүне алырга мөмкин, — дигән юрист Елена Кузнецова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар