16+

Путин телефон һәм интернет-мошенниклыкка каршы тору турында канун проектын кабул итте

01 апреля 2025, 13:48
864
0
0
Уку өчен 2 минут

Анда нинди мөмкинлекләр һәм чаралар язылган:

Анда нинди мөмкинлекләр һәм чаралар язылган:

 "Дәүләт хезмәтләре" аша сим-карталарны дистанцион рәсмиләштерүгә үз – үзеңне тыю. Бу аларны җинаятьчеләр рәсмиләштермәсен өчен эшләнелә.

Операторлар аша массакүләм шалтыратуларга үзеңне тыю урнаштыру.

"Госуслуги"  порталыннан хәбәрләр, шул исәптән андагы аккаунтка керү өчен раслау коды, телефон сөйләшүе вакытында килмәячәк.

Мәҗбүри маркировка кертелә, ул шалтыратуларны кабул иткәндә оешманың исемен күрсәтәчәк.

Дәүләт органнарына, банкларга, элемтә операторларына клиентлар белән аралашу өчен чит ил мессенджерларын куллануны тыячаклар.

Сим-карталарны өченче затларга тапшыру тыела, ләкин сим-картаны якын туганнарына тапшыру рөхсәт ителә.

Микрозаймнар алганда биометрияне куллану мөмкинлеге барлыкка киләчәк. 

Банкларның антифрод-чараларны онлайн-түләүләргә генә түгел, банкоматларга да тарату бурычы барлыкка килде.

Мәгълүмат һәм коммуникация технологияләрен кулланып кылына торган хокук бозуларга каршы торуның дәүләт мәгълүмат системасы төзелә.

Акча күчергәндә клиентларның вәкаләтле вәкилләре институты кертелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading