16+

Танылган рус актеры җырчы, Казан кызы белән өйләнешкән

16 мая 2025, 15:32
1704
0
3
Уку өчен 2 минут

Актер һәм җырчы Алексей Воробьев татар кызына өйләнгән. Аның сөйгәне шактый киң танылган опера җырчысы, Казан кызы Аида Гарифуллина.

Актер һәм җырчы Алексей Воробьев татар кызына өйләнгән. Аның сөйгәне шактый киң танылган опера җырчысы, Казан кызы Аида Гарифуллина.

Ачыкланганча, апрельдә әлеге танылган пар Мәскәүдә – Грибоедовский ЗАГСында язылышкан.

Аида Гарифуллина-атаклы гаиләдән чыккан талантлы җырчы. Аның әнисе-дирижер Ләйлә Гарифуллина, әтисе – бизнесмен Эмиль Гарифуллин. Нюрнберг югары музыка мәктәбендә укыганнан соң ул дөньяның әйдәп баручы опера мәйданчыкларын яулый, Пласидо Доминго белән «Арена ди Верона» да чыгыш ясый, Мариин театрында дебют ясый һәм Андреа Бочелли белән дуэт җырлый. 2020 елда Аида Россиянең атказанган артисткасы исеменә лаек була.

Фото: видеодан скриншот

Picture background

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading