16+

Татарстанда тикшерү бүлегенең элеккеге җитәкчесеннән 31 млн сумлык милекне тартып алганнар

12 марта 2025, 10:58
593
0
0
Уку өчен 2 минут

Казанда тикшерү бүлегенең элеккеге җитәкчесеннән милекне тартып алганнар.

Казанда тикшерү бүлегенең элеккеге җитәкчесеннән милекне тартып алганнар.

Казандагы бер районның тикшерү бүлегенең элеккеге җитәкчесе законсыз рәвештә Россиядә һәм чит илдә күчемсез милек сатып алган. Бу хакта республиканың Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 2018 елдан 2023 елга кадәр элеккеге җитәкче кыйммәтле сатып алулар башкарган-элиталы коттедж бистәсендә йортлы җир кишәрлеге, коммерция объекты, «Lexus RX 300»автомобиле сатып алган. Шулай ук чит илдә фатир алган. Мөлкәтнең гомуми бәясе 31 миллион сумнан артык тәшкил иткән

Элеккеге хокук саклаучы боларның барысын да нинди акчаларга сатып алган, финанс чыганакларының ни дәрәҗәдә законлы булуы турында мәгълүматлар юк. Кыйммәтле сатып алуларны яшерү өчен барлык милек туганнарына һәм ышанычлы затларына рәсмиләштерелгән.

Татарстан прокуроры судта законсыз милекне дәүләт кеременә әйләндерүне сораган. Хөкемдар прокуратураның дәгьвасын канәгатьләндергән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading