16+

Татарстанның бер районында хуҗалыкка яшен суккан

3 август көннне Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында янгын чыгып, анда бер хуҗалыкның каралты-куралары янган.

3 август көннне Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында янгын чыгып, анда бер хуҗалыкның каралты-куралары янган.

Бу хакта «Безнең Чирмешән»  район газетасы хәбәр итә.

Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән дознователе Фәнил Гыйззәтуллин әйтүенчә, ут казасы хакындагы хәбәр ГЛОНАСС системасы буенча көндезге икеләрдә кабул ителгән. Ут Тынычлык урамындагы бер хуҗалыкның абзарын, остаханәсен юк иткән, анда бер баш мөгезле эре терлек – үгез һәлак булган. Кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.

Белгечләр фаразлавынча, бәла яшен сугу сәбәпле чыккан.

Иске Үтәмештә бер хуҗалыкка яшен аткан

Бу көнне Иске Үтәмеш авылында яуган бозлы көчле яңгыр сулары бакчаларга бик күп чүп-чар салып калдырган. Бу хакта журналист Марат Гомәров хәбәр итә. 

Иске Үтәмештә яуган көчле яңгыр суы бакчаларга керде

 

-Көндезге 2ләр тирәсендә бик кара болыт килеп, әүвәл яңгыр, аннан боз, аннан кабат яңгыр яуды. Югары Чегодай ягыннан – кырлардан, урманнардан су төшеп, бакчаларга керде, - ди Тынычлык урамында яшәүче Нәфисә Вилданова.

Нәфисә Фаракша кызы әйтүенчә, яңгыр сулары авылда ремонтлана торган күпернең әйләнгеч юлына барып тыгылган.

-Су әллә ни зыян салмады. Әмма бакча башларындагы чүп-чарларны, ләмне бакчаларга салып китте. Кичкә су үз хәленә кайтты, - ди ул. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading