16+

Татуировкалар онкология куркынычын арттыра

Дәүләт Думасы татуировкалар куркынычсызлыгын канун нигезендә җайга салырга әзерләнә.

Дәүләт Думасы татуировкалар куркынычсызлыгын канун нигезендә җайга салырга әзерләнә.

Бу хакта Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Бадма Башанкаев хәбәр иткән. 

-    Без татуировкалар куркынычсызлыгын, караның (чернила) химик составын һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысын кануннар белән җайга салу турында фикер алышу һәм анализлау белән шөгыльләнәбез.  Татуировкалар ул, әлбәттә, шәхси сайлау, әмма аларның нәтиҗәләре җитди булырга мөмкинлеген истә тоту мөһим, - дип язган ул Telegram да. 

Башанкаев татуировкалар турындагы мәгълүмат киң таралышта булырга тиеш дип саный. Аерым алганда, ул татуировкаларның онкология үсеше куркынычлары турында яңа мәгълүматлар китерде. Экспертлар билгеләп үткәнчә, татуировка ясау тире яман шеше куркынычы тудыра – татуировкалы кешеләрдә ул, татуировкалары булмаганнарга караганда, 1,62 тапкыр югарырак, ә зур татуировкалары булганнар өчен – 2,37 тапкыр. 

Зур татуировкалы кешеләрдә лимфома куркынычы да 2,73 тапкырга югарырак. Моннан тыш, татуировка ясый торган кара (чернила) тиредән канга күчәргә һәм лимфа төеннәрендә җыелырга мөмкин. Бу хроник ялкынсыну китереп чыгарып, яман шеш үсешенә китерә. 

Татуировкалар еш кына үз-үзеңне ачуның куркынычсыз ысулы буларак кабул ителә, ләкин бу тикшеренү татуировкалар өчен караның сәламәтлеккә җитди куркыныч тудырырга мөмкинлеген күрсәтә. Караның химик составы башка матдәләр кебек үк катгый көйләнми, - дип билгеләде Башанкаев. Депутат татуировкалар өчен кара составын җайга салырга, компонентларга карата таләпләрне катгыйландырырга тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading