Быел йөреш кабат традицион форматка кайтты.
Бүген Казанда узган «Үлемсез полк» акциясендә якынча 150 мең кеше катнашты, дип хәбәр итә оештыручылар. Колоннаны абыйсы Галимҗан Миннеханов фотосын тоткан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Аның белән бер рәттә Россия Герое Рәсим Баксиков һәм башка мәртәбәле затлар барды.
Соңгы ике елда акция онлайн уздырылды, быел йөреш кабат традицион форматка кайтты.
«Без «Үлемсез полк» акциясен хуплаган аз санлы шәһәрләрнең берсе. Бөек Ватан сугышы һәр гаилә аша уза. Якыннарымның күбесе сугыш кырында калды. Бу истәлекне без еллар аша уздырып, башка буыннарга тапшырырга тиеш», - ди Казанда «Үлемсез полк» акциясен оештыручы Алия Заһидуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар