16+

Ватанны саклаучы гаиләсендә бәхетле вакыйга!

26 февраля 2025, 10:20
1255
0
2
Уку өчен 2 минут

Баулы гаиләсенең тормышындагы искиткеч вакыйга турында горурланып сөйлибез.

Баулы гаиләсенең тормышындагы искиткеч вакыйга турында горурланып сөйлибез.

Махсус хәрби операциядә катнашучы Илнур Камалиевның күптән көтелгән улы дөньяга килә, аны бәхетле әти-әнисе матур исеме Дәниф дип атый. Бу шатлыклы мизгел аеруча әҺәмиятле булды, чөнки Илнур махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ватандашларының иминлеге өчен үз гомерен куркыныч астына куеп, Ватан иминлеге өчен хезмәт итә.

Илнур хәрби операциянең беренче көннәреннән ук махсус хәрби операция зонасына мобилизация буенча җибәрелгән. Тыйнак, ярдәмчел егет ике тапкыр югары бүләкләр: “За боевые отличия” медале һәм “Георгия Жукова” медале белән бүләкләнгән.

Кырыс хезмәт шартларына карамастан, Илнур ялга кайту һәм улы туганда янәшәдә булу мөмкинлеген тапкан. Бу көн өмет һәм мәхәббәт символына әверелгән, аның тирәсендә гаиләләр һәм дуслар берләшкән.

Әлеге көнне аларның гаиләсе яңа бәхеткә иреште, ә һәр мизгел мәхәббәт һәм наз белән тулды. Бәхетле ата-аналарны Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады һәм ЗАГС идарәсендә уллары туу турында таныклык тапшырды. 

Без Илнур һәм Зилә Камалиевларны бу гаҗәеп вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз! Кечкенә Дәниф мәхәббәт һәм ярдәм атмосферасында үссен, ә аның юллары һәрвакыт якты һәм уңышлы булсын! Дәниф исеме көч һәм батырлыкның гәүдәләнеше булсын, ә аның тормышы якты вакыйгалар һәм якыннарының мәхәббәте белән тулы булсын!!!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading