16+

Шәһәр кәефе

Шәһәр кәефе

Шәһәр кәефе


Рамил Галиуллин, 
тележурналист:

– Таиландта туристлык сәяхәтендә булып кайттым. Анда хәзер 35 градус эссе, анда җәй. Табигать матур, диңгездә йөздем. Санаулы сәгатьләр эчендә кыштан җәйгә күчү – гаҗәп. Ләкин, ышанмассыз, бер атнадан туган ил, Татарстан, Казан сагындыра башлый. Миңа салкынчарак климат ошый. Казан аэропортына килеп төшкәч, күкрәк тутырып сулыш алдым. Чит илләр ул, бер дөнь­я күрү максатында, шулай барып кайтырга гына ярый.

Регина Марданова, 
хисапчы:

– Кыш – кыш булсын иде инде ул. Казанда кар явып киткән көннәрдә әнә ничек матур иде, бөтен җир аклыкка күмелде. Чаңгыда шуарга яратам. Тимераякта шуган юк инде, кызыбызның шуганын сокланып карап кына торам. Элек табигать күренешләре чигә идем, хәзер бала белән бик вакыт тими. Шулай да, башлаган эшемне шкафтан алып, чигеп куйгалыйм. Яңа ел яңа бәхет һәм шатлыклар алып килсен, әти-әни­ләребез, туганнарыбыз сау-сә­ламәт булсын иде.

Госман Гомәров, 
язучы:

– Бөек Ватан сугышы елларына туры килде безнең балачак. Ул елларда кышларын 45 градуска кадәр салкынайтты, өй һәм сарай кыеклары биеклегендә ява иде кар. Без өй түбәләреннән чанада шудык. Декабрь аенда 3 градус җылылык сәер күренеш инде, әлбәттә. Уҗымнар кар белән капланмаган, кинәт суытса, өшерләр. Игенчеләр һәм бакчачылар өчен дә кыш имин узсын, киләсе елда да уңышлары мулдан булсын иде. Ачлыкны хәтерлим, аны күрергә язмасын.

Фәрдия Хәмәдишева, 
тәрбияче:

– Балалар сине тыңласын өчен, үзеңә дә бала була белергә кирәк. Бала белән тыныч сөйләшү мәслихәт, кычкырудан мәгънә юк. Тыныч кына дәшәсең икән, ул игътибарын сиңа юнәлтә, кычкырсаң, үз-үзе­нә бикләнә, әйткән сүзләреңне ишетми, үтәми. Бакчада сабыйлар белән «Шыпырт» («Шипталка») уены уйнап алам кирәк вакытта. Тәрбия­ви әкиятләр сөйләргә яки укырга тырышыгыз. Сабыйлар әкиятләргә ышана, берсенең дә начар, «кара йөрәкле» кеше буласы килми.

Зөфәр Мөхәммәтшин, 
әдәбият галиме:

– Яңа ел каникулында иркенләп ял итәргә, туйганчы йокларга хыялланам. Кыш уртасында алай күп ял көннәре кирәк тә түгел инде ул, минемчә. Язгы якта булса, кешеләр бакчаларында эшләр иде. Бөтен христиан дөньясында Раштуа каникулы булып гадәткә кертелгәнлектән, Яңа ел тирәсендәге ял көннәре киметелмәс дип уйлыйм. Авыл җирендә мал-туар бар, кар яуса, кар көрисе булыр. Авыл һәм шәһәр халкы китаптан аерылмасын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading