16+

«Мин бит җитез бал корты»

Эльмира СӨЛӘЙМАНОВА иҗатын бик күпләр яратып кабул итә. Әй моңлы да соң инде шушы бала, дигән сүзне еш ишетергә туры килә аның турында. Сәхнәдәге образы гына түгел, тормышта да Эльмира яраттыра белә торган мөлаем, матур икән. Гади, елмаеп кына торучы җырчы кыз күптән түгел генә «Күңел кошым» дип аталган яңа...

«Мин бит җитез бал корты»

Эльмира СӨЛӘЙМАНОВА иҗатын бик күпләр яратып кабул итә. Әй моңлы да соң инде шушы бала, дигән сүзне еш ишетергә туры килә аның турында. Сәхнәдәге образы гына түгел, тормышта да Эльмира яраттыра белә торган мөлаем, матур икән. Гади, елмаеп кына торучы җырчы кыз күптән түгел генә «Күңел кошым» дип аталган яңа...

- Эльмира, бүген иҗатыңны Казансыз күз алдына китереп тә булмый. Ник Казанга күченмисең?
- Мин Казанны яратмыйм. Монда юл аркылы чыгасы булса да, шабыр тиргә батасы. Чаллыда миңа ул яктан уңайлы, тыныч, яшеллек күп булганга да күңелемә якын.
- Ә Казан укыган җирең, танылган җирең...
- Мин монда 1999 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керергә дип килгән идем, беренче талпынуда укырга керү насыйп булмады. Әниемнең апасы киңәшен тотып, Казан сәүдә училищесына укырга кердем. Әнә шул вакытта сәхнәгә илтергә тиешле юлым урауланды да, училищены тәмамлагач, сигез ел гомеремне сәүдәгә багышлап, кассир булып эшләдем.
- Әмма урау булса да, юллар барыбер «Римга илткән»?
- Мин кечкенәдән җырчы булырга хыялланып үстем. Хәния апа Фәрхи җырларына үлеп китә идем - көзге каршына басам да, имеш, микрофон тотып җырлыйм. Әмма сәүдә училищесына укырга кергәч, конкурсларда катнашканда да миңа уңыш елмаймады. Катнаша килдем, җиңелә килдем дигәндәй... Чаллыда кассир булып эшли башлагач, Ринат Гобәйдуллин җитәкләгән «Сердәш» төркеменә йөреп алдым, аннан Дәниф Шәрәфетдинов үзе белән эшләргә чакырды. Аның белән ике-өч көнлек гастрольләргә йөрдем.
- Аннан Дәниф сине үз куллары белән «Барс Рекордс»ка илтеп тапшырган...
- Шулай дисәң дә була. 2005 елда ул миңа, Чаллыда «Барс Рекордс» кастинг уздыра, дип хәбәр итте. Бармыйм, дигәч, җитәкләп диярлек алып та китте. Кастингны узгач, шалтыратырбыз, дип кайтарып җибәрделәр. Декабрьдә мин «Татар җыры»нда катнаштым. Аннан соң мине төгәл бер елга «оныттылар».
- Ә ни сәбәпле искә төшерделәр?
- 2006 елның декабрендә мин кызымны - Диананы таптым. Ике атналык кызымны имезеп утырганда телефон шалтырый - сезне хезмәттәшлеккә чакырабыз, диләр. Ә минем куенда мес-мес килеп кызым имә. Балагызны имидән аергач, килерсез, диделәр. Ярты елдан мин Казанга киттем. 2007 елда «Өрәңге яфрагы» дип аталган җыр яздырдык, аны бик яратып кабул иттеләр. Аннан «Синең белән» һәм «Йолдыз җыям бүләккә» дигәннәренә клип та төшердек.
- Җырларың да шактый, халык та ярата, «Алтын Барс» кына бирмиләр сиңа, Эльмира.
- Мин соңгы узган «Татар җыры»ннан барс көткән идем инде. Дөресен әйтәм, алмагач, хәтерем калды, күз яшьләренә дә ирек бирдем. Быел исә көтмим дә - бирсәләр - рәхмәт, бирмәсәләр - күз яшьләре булмаячак.
- Ә бәлки тыйнаклыгың комачаулык итәдер?
- Мин тыйнак түгел, мин аралашучан, юмор яратучы, оештыру сәләтенә ия кыз. Өйдә дә мин хуҗа. Менә ирем Дима - тыйнак. Ул Чаллыда «Таттелеком» оешмасында инженер булып эшли. Эшләренә минем концерт афишаларын китереп элсәләр дә, бу минем хатын диясе юк аның.
- Эльмира, башка милләт кешесенә кияүгә чыгуыңа әниең ничек карады һәм, гомумән, катнаш никахның нинди авыр яклары бар?
- Әнием: «Үзең сайлыйсың, соңыннан миңа килеп зарланасы булма», - диде. Без никах укыттык, менә быел өйләнешкәнебезгә 10 ел тулды. Авыр яклары, әлбәттә, бар. Менә мин мисалга, икенче балабыз малай булса, Эмиль дип исем кушар идем. Дима андый исем теләми.
- Өйдә мин хуҗа, дидең, Эльмира. Моңа нәрсәләр керә инде ул?
- Нәрсә дә булса сатып алганда мин хәл итәм. Кая, кайчан, ничек барулар да минем карамакта.
- Ә кем гаиләне ашата?
- Мин ашатамдыр. Иремнең хезмәт хакы шәһәр җире өчен артык күп түгел. Ничектер шулай җайлашабыз инде - баланы күбрәк ул карый, минем хәзер өйдә күренүләрем бик сирәк. Әмма бу соңгы ике елда гына гастрольләр саны күбәйде. Бала кечкенә чагында мин еш китеп йөрмәдем. Ә хәзер чыгып китәм дә пакет-пакет ашамлык төяп кайтып керәм.
- Арага кеше сүзе, гайбәтләр керәме?
- Ой, нәрсә генә сөйләмиләр инде ул - без Дима белән, имеш, мең тапкыр аерылып кушылган; имеш, иремнең Чаллыда 4 кибете бар; имеш, мин Чаллыда заводта эшләгәндә бик күп гаиләләрне болгаткан кеше. Нинди заводтыр ул, мин заводларның ишеген дә күргән кеше түгел үзе. Ирем белән көлеп кенә үткәреп җибәрәбез.
- Шоу-бизнеста алайса дуслык төшенчәсенә дә урын юктыр инде?
- Җырчылар арасындагы тискәре мөнәсәбәттән мин хәзер качам гына. Ә болай җырчы дусларым бар - Әлфинә апа Әзһәмова, Илмира Нәгыймова, Диләрә Илалетдинова. Әлфинә апа белән ике ел аның концертларында да йөрдем әле, мин аңа чиксез рәхмәтле.
- Иҗатта нинди авырлыклар бар, Эльмира?
- Акча җитми. Мин бит көнендә Казанны урап китәм, эшче бал корты белән бер. Кунакханәләрдә кунарга калырга туры килә. Бөтен эшләп тапкан акча шуларга керә дә бетә. Минем 5 меңнән дә артык сумга күлмәк тектергәнем юк - алар кыйбатлы булмаса да, бик матур, зәвыклы күренә дип беләм.
- Үзеңә ниләр телисең?
Тагын бер бәби алып кайтырга һәм ким дигәндә 50 яшьләремә Татарстанның халык артисты исемен алуымны теләр идем. Минем сәхнәгә килүем тиз дә, җиңел дә булмады, шуңа мин һәрнәрсәгә акрынлап ирешермен дип өметләнәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading