16+

Укырга – Малайзиягә

Ниһаять, ике атналык каникулда көч туплаган укучылар һәм студентлар яңадан белем гранитын кимерергә кереште. Соңгылары кеше рәтеннән ял итүләре белән Универсиадага бурычлы. Югыйсә моңарчы каникуллары гыйнвар ахыры-февраль башына туры килә иде бит. Зур спорт ярышы көтелгәнлектән, Казан вузларында уку елы кыскарды. Яңа елга кадәр студентлар беренче сессияне япты, икенчесе исә...

Ниһаять, ике атналык каникулда көч туплаган укучылар һәм студентлар яңадан белем гранитын кимерергә кереште. Соңгылары кеше рәтеннән ял итүләре белән Универсиадага бурычлы. Югыйсә моңарчы каникуллары гыйнвар ахыры-февраль башына туры килә иде бит. Зур спорт ярышы көтелгәнлектән, Казан вузларында уку елы кыскарды. Яңа елга кадәр студентлар беренче сессияне япты, икенчесе исә май урталарында төгәлләнәчәк. Тизләтелгән программа буенча уку студентларга ошап бетмәсә дә, имтиханнарны Яңа елга кадәр тапшырып ялга китүне күпләр хуплады.
Татарстан студентлары ял иткән арада, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Малайзиянең югары белем бирү министры Дато Сери Мохамед Халед Нордином белән очрашып, хезмәттәшлек турында килешергә өлгерде. Илбашының билгеләп үтүенчә, үзара студентлар алмашу башка өлкәләрдә дә үсешкә китерәчәк.
Бүген Россия вузларында Малайзиядән килгән өч мең студент белем ала икән. Шуларның өчесе генә Казанда - Казан дәүләт медицина университетындаукый. Президент бу санны арттыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Бездәге Россия ислам университетыннан дүрт студент Малайзиядәге Халыкара ислам университетында белем эсти. «Алгарыш» программасы нигезендә, студентлар һәм аспирантларны чит илгә тагын укырга җибәрү мөмкинлеге бар.
«Июльдә бездә Универсиада узачак. Сезнең студентлар да анда катнашырлар, Казанның йөзен күрерләр, мондагы шартлар белән танышырлар, дип уйлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов министрга мөрәҗәгатендә. Үз чиратында, Малайзия министры да бик теләп хезмәттәшлек итәчәкләрен белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading