Шәһри Казан

«Һавада очарга яратсам да, мин җир кызы»

Мин Болгар җиреннән, - диде ул ниндидер җиңү рухы белән. - Менә Минтимер Шәймиев изге эшкә алынып, безнең район, аның тарихи һәйкәлләрен торгызу эшенә тотынды. Бу безнең Болгар халкы өчен генә түгел, ә үз илен яраткан кешеләр өчен дә зур шатлык дип уйлыйм. Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк диләр. Тамырларыбызны белеп,...


«Яңа Гасыр» каналында «Һава торышы»н алып баручы Резеда ХӘСӘНОВА сүзне үз туган ягыннан башлады. Экрандагы мөлаем, тыйнак, басынкы кыз тормышта да үз образына «хыянәт итми» икән. Әлеге образга мин иҗади хыялыйлык сыйфатын гына өстәп куяр идем. Моннан тыш Резеда бик кунакчыл, ачык. Экранда без аны иртәгә яңгырмы, кармы, дигәннән кала эше юктыр, дип уйласак та, кыз ике тапшыру мөхәррире дә. Аларның берсе ТЭФИ бүләген алган «Күчтәнәч» булса, икенчесе - «Яшь ТНВ»ныкы.
- Укытучылар гаиләсендә үстем, - ди Резеда. - Әтием - мәктәп директоры, әнием - укытучы. Кешеләргә «биш»легә укырга кирәк булса, мин «ун»лыга укырга тиеш идем. Әти-әниемә минем өчен кызарырга туры килмәде. Күңелем белән журналистикага укырга керергә теләгән идем, әмма әтием, теләсәң, киләчәктә журналист булырсың дип, инглиз теле юнәлешенә кертеп җибәрде. Мин шул рәвешле, чит тел факультетына укырга кердем. Студент чакларымда кулымнан китап төшмәсә дә, мин бу елларга бик рәхмәтлемен. Беренче чиратта, мине шундый мөхтәрәм укытучылар белән таныштырганга. Алар миңа белем бирү белән беррәттән, тормышны да аңларга өйрәтте. Ә телевидениегә килгәч, мондагы укытучым Рамилә Сәхабетдинова булды. Ул безне һәрвакытта да хәрәкәттә булырга өйрәтә. Бер урында гына утырып эш бармый ул. Укырга, бар нәрсә белән кызыксынырга, кыскасы, һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә кирәклеген искәртеп тора.
- Укытучылыкка хыянәт иткәнсең икән.
- Укытучы булмасам да, мин һаман балалар арасында. «Күчтәнәч»тә катнашучыларны санап бетергесез, ә «Яшь ТНВ»ның алып баручылары унау. Кайчандыр алар да үз эшчәнлекләрен «Күчтәнәч»тә башлады. Чыныгу алган балалар буларак, алар камера алдында каушамый, эчке киеренкелекләрен җиңә алган талантлы балалар. Монда балалар белән эшләүнең үз нечкәлекләре бар - аларның һәрберсен ача белергә кирәк, һәрберсенең күңеленә - аерым ачкыч. Шул ук вакытта, күңелеңдә үзеңә дә бала булып калырга туры килә. Шунсыз алар сине якын итә алмас иде.
- Һава торышы әйтеп тору арткы планнан алга күчү максаты идеме?
- «Һава торышы» кастингына шаярып кына кергән идем, үттем дә куйдым. Телевидениедә үзеңне төрле ракурста сынап карамасаң, авыз тутырып, мин тележурналист дип әйтә алмыйсың. Монда син мөхәррир дә, хәбәрче дә, режиссёр да… «Һава торышы»на мин рәхмәтле - үземне икенче яктан ачтым. Кадр артындагылар, кайвакыт, алып баручыларның хис-кичерешләрен, алып баручылар редактор эшенең авырлыгын аңлап бетермәскә мөмкин. Һәрбер эшнең нечкәлекләрен белгәндә генә зур уңышларга ирешеп була.
- Телевидениедәге чираттагы үр нинди булырга тиеш?
- Бер урында таптанырга ярамый. Телевидение миңа төрле яктан да кызык. Алга таба да яхшы, кызыклы тапшырулар эшләргә язсын иде - әмма кайсы тармагында гына булсам да, үсештә булу мөһим.
- Көндәшлек юк диген инде...
- Без телевидениедә - бер гаилә кебек. Ә бер гаилә кешеләре сине мактап кына утырмый, кирәккәндә, күзеңә карап тәнкыйтен дә әйтә. Урынлы тәнкыйть булмаса, үсеш булмый ул. Шул ук вакытта, иҗат кешесе алга таба да очынып эшләсен өчен, җылы сүзләр ишетү дә мөһим. Шуны истә тотып эшли белүче кешеләр белән булу - зур бәхет ул. «Син баймы?» - дип сорасалар, мин, һичшиксез, янымда шундый кешеләр булганга, бай дип җавап бирер идем.
- Мин гаиләне эштә тапкан хатын-кызны аңламыйм үзе...
- Ә мин гаиләне эштә табып була дип әйтмим дә…Хатын-кыз яратмаса, аның күзләре янмый, яратмаса - иҗат та итә алмый, җанында ярату булмаса - ул үзенең җылысын кешеләргә өләшә алмый. Тормышында мәхәббәт булмаган кеше бәхетсез ул. Минем күзләрем исә яна, иҗат итәм, кешеләргә дә бирердәй җылым бар...
- Син реаль тормыш кешесеме, иҗади киңлектә яшисеңме?
- Мин һавада очып йөрергә яратсам да, җир кызы. Сәяхәтләр яратам. Шундый бер төш күргән идем. Кафе, яңгырлы елак көн, каһвә исе... Менә шушы илне эзләп, гомерем узардыр. Мин әлеге шәһәрне эзләп, Европага киттем. Әллә көзнең вакытына туры китереп барырга кирәк, без барганда анда җылы алтын көз иде. Әмма мин аннан бер кочак уңай тәэсирләр белән кайттым - анда кешеләрнең күзләрендә кояш көлә, андагы җиңеллек, позитив ирексездән һәр кешегә күчә.
- Ә нәрсә яратасың?
- Тормышта үз юлларын таба алган көчле рухлы кешеләрне… Ак яулыклы әбиләрне… Икенче бер яссылыкта яшәүче гашыйк парларны… Нәни балаларны...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: