Шәһри Казан

«Авылсыз яши алмыйм»

Диләрә Шәйхиева - И.Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятенең IV курс студенты. Мәктәптә укыганда ук «Йолдызлык», ә инде көллияттә укый башлагач, студентларның «Ягымлы яз» ачык Казан милли иҗат фестивальләрендә катнашып, лауреат булган кыз. Менә-менә укуын тәмамларга җыенган Казан кызы нинди уй-хыяллар белән яши - әңгәмә шул хакта.

- Диләрә, әйт әле, татар халык көйләренә мөкиббән булуың каян килә?
- Чыннан да, халык җырларын бик теләп өйрәнәм, башкарам. Чөнки алар тавышны үстерергә дә бик булыша һәм башкаручының үзен дә ниндидер әдәп кагыйдәләре кысасында тота, зәвык тәрбияли. Халык җырларында бихисап тирән мәгънә салынган, әмма, ни кызганыч, бүгенгесе көндә күп кеше халык җырларын аңламый һәм аны ахырына чаклы тыңлый да алмый...
- Исәбең кечкенәдән үк җырчы булу идеме?
- Бала чактан ук җырлап үстем дип әйтә алмыйм. Әмма мәктәпкә керер чак җиткәндә, әнием мине музыка мәктәбенең фортепиано классына укырга бирде. Тормышымны музыка белән бәйләвемнең төп сәбәпчесе дә ул. Әнием үзе - бухгалтер, ә җырлау сәләте миңа әтиемнән күчкән. Әти - спорт мастеры, үзенең туган ягында дан тоткан көрәшче, җырчы.
Җыр белән мин 9 нчы сыйныфта укыганда гына мавыгып киттем һәм ныклап торып шөгыльләнә башладым. 9 нчыны тәмамлаганда, язмыш үзе мине Казан музыка көллиятенә алып килде дисәм дә була.
- Кем классында укыйсың?
- Вокал дәресләрен Татьяна Яковлева укыта. Татьяна Михайловна бер үк вакытта киңәшчебез дә, дустыбыз да. Без аңа бөтенесе өчен дә бик рәхмәтле. Ә фольклордан Венера Гәрәевада белем алам. Венера Хәсәновна борынгыдан килгән озын, салмак татар халык җырларына чын-чынлап мәхәббәт тәрбияли. Анда укый башлаганнан бирле, халык иҗаты белән кызыксына башладым, үзем өчен күп кенә җырларны ачтым.
- Ана телең бик чиста. Монысы кемнең тырышлыгы?
- Әтием Азат, әнием Зилә - икесе дә тумышлары белән Арча якларыннан. Әти - Урта Сәрдә авылыннан, әни - Шушмабаштан. Казанда туып үссәм дә, авылсыз яши алмыйм. Шуңа да күп вакытым авылда дәү әниләр янында үтә.
- Авыл кешеләре синең җырлаганыңны беләләрме соң?
- Әлбәттә. Үзебезнең Сәрдәдә уза торган төрле бәйрәмнәрдә, чараларда катнашырга тырышам. Сабан туйлары, авыл кичләре бик матур уза. Авыл бит инде ул уч төбендә кебек. Авыл халкы минем җырлавымны гына түгел, бөтен нәсел-нәсәбемне белә. Сәрдә халкы мине һәрвакыт үз итеп, җылы кабул итә. Без оештырган концертларга зал тутырып йөриләр, рәхмәт яугыры.
- Ял көннәрең ничек уза?
- Ашарга пешерергә яратам. Буш вакытым булганда, өйдәгеләремне гел тәм-том белән сыйлыйм. Театрларга, кинога йөрергә бик яратам, премьераларны калдырмаска тырышам.
- Тиздән көллиятне тәмамлыйсың. Нинди уй-хыяллар җылыта күңелеңне?
- Бүгенгесе көндә җырчылар шулкадәр күп. Халык күңелендә урынны түрдән яулау, ай-һай, җиңелләрдән түгел. Ләкин мин тормышымны җырдан башка инде күз алдыма да китерә алмыйм кебек. Шуңа да хыялларыма ирешермен дип уйлыйм. Миңа калса, һәр җырчы үз тамашачысы турында хыяллана. Мин дә Казанда үземнең сольный концертымны кую турында хыялланам, әмма моның өчен бик күп тырышырга кирәк булачак.
Сәхнәгә чыккан кеше, иң беренче чиратта, үзенең кайда һәм ни өчен чыкканын аңларга тиеш, җырчымы ул яки мәзәкчеме ...кулга микрофон тотып кына ерак китеп булмый. Сәхнә ул матурлыкны ярата...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: