Шәһри Казан

«Халык җырлары якынрак миңа»

Яшь, әле эстрадада үз исемен тапмаган булуга карамастан, Разил Исмәгыйлов җырлары белән шактый гына тамашачының күңелен яуларга да өлгерде инде. Мин моңа аның чыгышын беренче тапкыр күргәндә үк шаһит булдым. Әле дә хәтерлим, егетне сәхнә түренә кат-кат чакырып җырлата-җырлата алҗытып бетергәннәр иде.

Реклама

Ниндидер сөйкемле сөяге белән бар залны үзенә каратып торырга сәләтле ул. Моңлы тавышына әсир кыз буларак, мин дә Разилнең «койрыгын» озак тота алмый йөрдем. Бертуктамый банкетларда, эштә мәш килгән яшь егет белән очрашып сөйләшү җиңелләрдән түгел икән. Алай да...
- Разил, җыр дөньясына ничек килеп кердең? Беренче чыгышыңны хәтерлисеңме?
- Туганда ук җырлап тугансың син дип котырталар мине таныш-белешләрем. Утырсам да, йөрсәм дә, ятсам да, гел җырлыйм. Беренче чыгышымны балалар бакчасына йөргәндә ясадым. Миңа ул вакытта 4-5 яшьләр тирәсе булгандыр. Әле дә хәтерлим: кеше алдында үзем генә җырларга курыкканга, балалар бакчасындагы тәрбиячем Рузалия апаның кулыннан тотып чыктым. Ул гармунда уйнады, ә мин аның янында ояла-ояла җырлаган идем. Үзем, иң истә калган чыгышым буларак, 2007 елда үткәрелгән «Замана баласы» фестивален саныйм. Чөнки ул бәйгедә мин беренче тапкыр уңышка ирештем. Ул көнне икенче генә урын алсам да, үземне җиңүче буларак хис иттем. Бәйгедән соң да берничә көн канатланып йөрдем әле.
- Җыр дөньясында үз урыныңны табарга ярдәм иткән укытучыларың, остазың дип кемне саныйсың?
- Бу сорауга мин бик рәхәтләнеп җавап бирәм, чөнки әлеге укытучы миңа бик якын, хөрмәткә лаеклы шәхес. Җыр-моңга этәргән, минем сәләтемне күреп алган кеше - мәктәптә җыр дәресен алып барган Фирдәвес апа Мөбарәкшина. Аның белән күп кенә фестивальләрдә, конкурсларда катнашып, шактый гына уңышларга ирештек. Хәзерге вакытта җыр буенча төп белемне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында остазым Римма апа Ибраһимовадан алам. Укытучыларыма бик рәхмәтлемен.
- Бүгенге көндә эстрадага юл салу авырмы?
- Эстрада дигән сүзне ишеткәч, мин куркып китәм, чөнки җырчылар бик күп. Алар арасында урын таба алырмынмы дип тә уйлаган чакларым булды. Әлбәттә, хәзерге заманда үз йөзеңне табып, үзеңә юл салуы бик авыр.
- Синеңчә, замана җырчысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Замана җырчысы беренче чиратта саф татарча сөйләшә белергә тиеш. Хәзерге эстрадада мондый җырчылар калмады диярлек. Икенчедән, ул безнең Әлфия апа Авзалова һәм Илһам Шакиров кебек легендаларны белергә, алардан үрнәк алырга тиеш. Матур, мәгънәле җырлар башкарырга, шул ук вакытта әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез җырлап үскән элеккеге җырларны да, заманча аранжировка ясап, хәзерге буынга җиткерергә бурычлы, дип уйлыйм.
- Разил, репертуарыңда күбрәк нинди җырлар?
- Әллә авыл баласы булганга, халык җырларын якынрак күрәм. Борынгы җырларның тыйнаклыгы, моңлылыгы, аның матур-матур мелизматикасы үзенә җәлеп итә мине. Алай да, заманча җырларны да яратып башкарам.
- Уен коралларында уйный беләсеңме?
- Менә монысы, урыс әйтмешли, «авырткан җирем»! Гомерем буе төрле-төрле уен коралларында уйнарга өйрәнергә хыялландым, ләкин әле берничәсендә генә уйный беләм. Баянда уйнарга өйрәнергә кызыгып йөрим. Анысына күбрәк вакыт кирәк.
- Инде вокал белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә башлагач, җырга карашың үзгәрдеме?
- Үз һөнәремә мөнәсәбәтем шушы 2-3 ел эчендә бик нык үзгәрде. Дөрес җырлау, дөрес сулыш алу бик мөһим икәненә инандым. Күбрәк үзебезнең күренекле композиторларыбыз Рөстәм абый Яхин, Сара апа Садыйкова, Салих абый Сәйдәшев җырларын тыңлап, өйрәнеп җырлый башладым!
- Син әле спорт белән дә актив шөгыльләнәсең икән...
- Җырны ничек яратсам, спортны да шулай... Мин 7 яшьтән хоккей белән шөгыльләнәм. Әле дә ташлый алмыйм шуны. Кечкенә чакта «Үскәч кем буласың килә?» - дигән сорауга мин: «Җырчы яки хоккейчы!» - дип әйтә идем! Хоккейчы булып ук бетмәдем анысы, ләкин хобби буларак шөгыльләнәм. Ә җырчы булыр өчен, бик күп тырышырга кирәк әле. Ике хыялның берсен булса да тормышка ашырырмын дип уйлыйм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: