Шәһри Казан

Хыял буш җирдә тумый

Машина җене кагылганнар арасына, берсүзсез, Лениногорск егете Никита Степанов та керә торгандыр. Кайберәүләр кебек, ашау-эчүен онытып, гаражда техника арасында казына, машинада җилдерә икән, дип уйламагыз тагын. Машина йөртү хокукына укырга җыенып йөрүе генә әле аның. Шулай булуына карамастан, кулына каләм алып, кәгазьдә шул тимер атларны ясый башласа, телиләрме алар аны,...

Дөрес, күзе төшкән машиналарның тышкы кыяфәте, ягъни дизайны гына түгел, техник характеристикасы, мөмкинлекләре дә кызыксындырмый калмый. Ә андый машиналар бихисап. Юри генә интернеттагы битенә кереп карасаң да, анда да машина белән «баскан», машина белән «изгән». Автомобильләргә багышланган журналлар, телевизион каналлар да игътибар үзәгендә егетнең. Шуңа күрә дә теге яки бу машина хакында өлкәннәр белән беррәттән гәп кора ала. Ретро автомобильләргә исе китми икән. 70 нче еллардан башлап бүгенге көнгәчә җитештерелгән чит ил машиналары һәм тюнинг (машиналарның техник мөмкинлекләренең һәм тышкы кыяфәтенең камилләшүе) кызыксындыра егетне. Соңгы вакытта 60лап автомобильнең үз кулы белән ясаган сурәте саклана аның тупланмасында (рәсемнәрдә). Шуларның 20се заказ буенча эшләнгән.
- Гадәттә хуҗалары үз машиналарын төшерүемне сорый. Әгәр дә рәсем заказга түгел икән, мин аны оригиналда ничек бар - шулай итеп түгел, ә үзем күрергә теләгәнчә ясыйм. График эшләр нәрсәсе белән кызык - автомобильдә яктылык чагылуын, күләгәне ассызыклау җиңелрәк, - ди ул, рәсемнәрен барлап.
3 яшьтән рәсем ясый башлаган малайның рәссам буларак үсешен күзәтү кыен түгел. Тәүге эшләрен дәү әнисе әле булса кадерләп саклый икән. Кем белә, бәлкем, әтисе Артем Владимирович улының, дәү әнисе Вера Викторовна, дәү әтисе Владимир Иванович оныкларының да үзләре кебек үк рәссам булуын да теләгәннәрдер. Шулай булмый ни, республика, Бөтенроссия күләмендә уздырылган рәсем бәйгеләрендә катнашып беренче урыннар яулап, компьютер, кәрәзле телефон, фотоаппарат кебек саллы бүләкләр дә алган кеше бит Никита. Ә диплом, мактау кәгазьләрен бергә җыйсаң, 50дә генә бетәрме икән?! Шулаен шулай, тик әнә быел мәктәпне тәмамлауга бөтен танышларын шаккатырып, идарә итүнең автоматлаштырылган системалары белгечлеген сайлап, Лениногорск нефть техникумына укырга кергән. Лениногорскиның музыка-сәнгать училищесына бармыйча, гаилә традицияләреннән тайпылган тайпылуын, аның каравы, нефть техникумының үз рәссамы булачак дип юрыйк әлегә.
- Рәсем ясау минем өчен киләчәктә хобби булып калыр дип уйлыйм, - ди эшләрен кәгазьдә генә түгел, киндергә дә кыю иңдерүче яшь рәссам.
Нишләсен, техника дигәннәре, сихерләгәндәй, үзенә тарта шул егетне. Велосипедына да тынгылык юк үзеннән. Һаман саен шуңа нинди дә булса яңалык кертергә, камилләштерергә тырыша. Ә кәгазьдә ул «камилләштергән» машиналарның инде исәбе юктыр. Шуңа да киләчәктә үзенең тюнинг ательесын булдыру турында хыяллана Никита.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 11 март 2018 - 11:05
    Айгөл БАРИЕВА: «Хис-кичерешләрне исән чагымда әйтеп калдырасым килә» Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән моңа кадәр дә күрешкән, аралашкан, концертларын тамаша кылган бар иде. Тик бу очрашуга кадәр мин аны бөтенләй белмәгәнмен икән дигән нәтиҗә ясадым. Якыннан таныш булмаганнарга бераз кырысрак, артык җитди булып тоелган Айгөлнең хатирәләрдән, истәлекләрдән күңел касәсе түгелергә торган нечкә күңелле, ачык һәм мөлаем ханым икәнлегенә инандык.
    1153
    1
    3
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    543
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    401
    0
    0
Ночной режим