Шәһри Казан

Казан мөселман кинофестивале районнарда кино күрсәтә

3 декабрьдән Казан халыкара мөселман кинофестивале республика буйлап сәяхәткә кузгала. 3-9 декабрь аралыгында фильмнар Казанның «Мир» кинотеатрында күрсәтелсә, декабрь урталарыннан алар кино күрсәтү мөмкинлекләре булган авыл һәм районнарга китәчәк. «Казан халыкара кинофестивале кайтавазы» проекты кысаларында иң яхшы дип табылган барлыгы сигез фильм тәкъдим ителәчәк.

Казан халыкара мөселман кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, алар кинофестиваль тарихында беренче тапкыр Гран-прига ия булган фильмны ел әйләнәсендә прокатка чыгаруга ирешкән.


– Быелгы фестивальнең Гран-при иясе «Ласковое безразличие мира» (Казахстан, Франция) фильмын прокатка чыгарабыз. Әлеге мөмкинлек Татарстан Мәдәният министрлыгының фестиваль сметасын төзегәндә прокат өчен акча бүлеп бирүе ярдәмендә бирелде. Татарстан кинематографлары эшенә килгәндә, «Нигез йорт» фильмын һәм «Гульназек — победитель дивов» мультфильмын күрсәтәчәкбез. Соңгысы – балалар белән карау өчен яхшы сыйфатлы мультфильм. Гаилә белән карау өчен шулай ук «Любовь и Шукла» (Һиндстан) һәм «Ксерокопия» (Мисыр) фильмнарын тәкъдим итәм. Беренчесе бездә конкурстан тыш күрсәтелде, бик күп премияләр лауреаты. «Ксерокопия» кинофестивальдә «Иң яхшы ирләр роле» номинациясендә җиңде, аны да халык бик яратып карады, – диде Миләүшә Айтуганова.


Шулай ук тамашачыларга «Халдаа» (Бангладеш), «Хәлеф» (Төркия), «Гольнеза» (Иран) фильмнары күрсәтеләчәк. Алдагы елларда фестиваль кайтавазы проекты тарафыннан күрсәтелгән фильмнарны районнарда – 58 мең, Казанда 10 мең кеше караган булган. Быел да шуның кадәр тамашачы көтә оештыручылар.
Киләсе елга Мөселман кинофестивале IV еллык юбилейларын үткәрә. Ул 24-29 апрель көннәрендә «KazanSummit» XI Халыкара икътисади саммитка туры китереп үткәреләчәк . Хәзер инде фестивальдә катнашу шартлары да үзгәрә.

Реклама


– Алдагы елларда меңәрләгән гариза җибәрделәр. Жюри әгъзаларының башлары катып бетә иде. Хәзер конкурс шартларын без үзебез куябыз. Иң яхшы дип табылган фильмнарын гына үзебезгә чакырачакбыз, – ди Миләүшә Айтуганова.
Фестивальдә Татарстан киносы да булачак. Әйтик, шул ук Миләүшә Айтуганова кулы астында төшерелгән «Остазбикә» фильмын тәкъдим итәчәкләр.
– Яңа төшерелгән «Әпипә» фильмы фестиваль киносы түгел, ул прокат өчен әзерләнә. Шулай да аның фестиваль мәйданчыкларында күрсәтү мөмкинлеге булачак, – ди Миләүшә Айтуганова.


Юбилей кинофестивалендә шулай ук 15 ел дәвамында Гран-при алган фильмнарны да кабатлап күрсәтәчәкләр. Ә иҗади очрашуларда Эльдар Рязанов фильмнары «йолдызлары»н күреп булачак. 

«Казан халыкара кинофестивале кайтавазы» проекты кысаларында күрсәтелгән фильмнарны «Мир» кинотеатрында – 100, районнарда 50-100 сумга карап булачак. 

фото - kazan-mfmk.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: